Әфганстан җирендә — ике ел hәм 6 ай

22 Февраль, 2019 - 15:23


Советлар Соþзы герое Үлмәс Шакировның якын туганы Арсений Гиматов хәрби бурычын Әфганстан җирендә үтәгән. 1982нче елның апрелендә хезмәткә чакырылып, 1984нче елның сентябрендә туган ягына әйләнеп кайта ул. Сугыш эчендә булган яугир тыныч тормышта гаилә корып, йорт-куралар төзеп, ике балага әти булу, оныклар сөю бәхетенә ирешә.

Арсений Гиматов 1964нче елның 18 гыйнварында дөньягә килгән. Шул дәвернең асыл егетләре иңенә төшкән зур сынауны лаеклы күтәргән райондашларыбызның берсе ул. „Бу коточкыч мәхшәр турында искә төшерергә тырышмыйм. Хәтта сөйлисе дә килми. Сугыш эченә беренче барып кергәч куркыныч. Әле монда атыш тавышлары, әле тегендә шартлау... Адәм баласы барысына да өйрәнә. Ә менә кайтырга санаулы вакыт калгач, янә курку хисе биләп ала. Исән­сау, гарипләнми кайтсам ярар иде дип телисең”, — дип сүзен башлады ул.

Арсений Тимербаевич туган авылы Асавкада урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Аскында водитель hөнәре үзләштергән. Әфганстанда да ул водитель буларак хезмәт юлын үткән. Яугирләргә ризык, сугыш кирәк-яраклары ташыган.

...Машиналардан тезелгән колонналар ком-таш, чүллек буйлап þл ала. Эсселек 50 градуска кадәр барып җитә. Эчәргә су þк. Аны ничәмә чакрымнар үтеп, барып алалар. Язын, ташкын вакытларында, көчле агымлы чишмәләрдә дә җәен сулар күренеп кими яки бөтенләй корый. Су алырга барганда аларның колонналарына тимиләр. Сугыш кирәк-яраклары алып кайтканда аларның колонналары ике тапкыр засадага эләгә. Дошманнарның да разведкалары яхшы эшләве белән аңлатты ул моны. Беренчесеннән исән­имин котыла, ә менә икенчесе аны сәламәтлеген шактый какшата.

— Тау-таш арасында, иң кысынкы, тар урында, ике як тауны шартлатып таш өеме ясап, безнең колоннага hөҗүм иттеләр. Ул атыш, тавыш, ут... Кайдан атканнарын да төгәл генә чамалавы читен. Дошманнар максаты— машиналарның бакларына атып, аларның бензинын агызу. Яндыра торган пулялар белән атып, янгын чыгаралар. Шул вакытта минем дә аякларыма ут капты, госпитальдә дәваланырга туры килде. Яраланган кешеләр күп, аларның арытабангы язмышлары ничек булганлыгын мин белмим, — ди ул.
Ике ел hәм 6 ай вакыт эчендә кулыннан автомат төшми. Юлда да, хәтта мендәр астында да коралын салып йоклаганы хакында бәян итте. Хәрби кеше өчен корал югалту „иң соңгы эш”. Коточкыч вакыйга буларак бу еллар күңел дәфтәрендә саклана. Бүген яугир бергә сугышта булган иптәшләре белән элемтә тотмый. Бу, алар белән аралашырга теләмәүдән түгел, әлбәттә. Шул вакытны яңадан искә төшерү белән бәйле булгангадыр, бәлки.

Яугир-интернационалист 1984нче елның сентябрендә туган авылына кайта. Озак тормый Әстерәхан шәhәренә эшкә барып урнаша. Кранчы булып эшли. Өч елдан соң күңеле янә туган ягына тарта. Тәтешле районы кызы Зилара белән гаилә кора. Зур өй салып керәләр. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызы Юстина, улы Радим инде үзләре ерак тарафларда эшлиләр. Гиматовлар оныкларын карарга ярдәмләшәләр.
Үзенең сугышчан þлын батырлык, ниндидер каhарманлык дип исәпләми. Безнең чор егетләре иңенә төшкән сынау дип билгели. 2009нчы елдан алып бүгенге көнгә кадәр Арсений Гиматов вахта ысулы белән себер тарафларында эшли. Ут эчендә сугышкан яугирләргә пенсиягә чыгу hәм башка льготалар булмау гына күңелгә кыенлык өсти. Ни дисәң дә алар үзләрен аямый иле өчен кулына корал алырга мәҗбүр булган. Аз сүзле, фикерен уйлап әйткән ир узаманы белән аралашкач, батырлык нәселдән килә микәнни дигән уйларга биреләсең...

Рифина ГАЛИЕВА.
Автор фотосы.