Зәнфирә Гарипова hәм аның тормыш иптәше Әгъзам Зиннәтуллиннарның гомер бәйрәме

21 Февраль, 2019 - 16:29

Илле ел... Һәр кешенең уенда шушы вакыт „ярты гасыр” төшенчәсе булып урын алган. Ләкин төрле яшьтәге кешеләр әлеге төшенчәне төрлечә кабул итә. Дөньяга туган яшь бала өчен бу бик еракка киткән озын ара, гомер юлы... Ә инде 50 яше тулып узган кешеләрнең кайберләре өчен бу — күз ачып йомганчы үтеп киткән бер ”бушлык” булуы мөмкин, ә кемгәдер мәшәкатьләргә күмелеп, җәмгыять эшендә кайнап үткән, чын барлыгында ярты гасырны тәшкил иткән тормыш юлы.

Кечкенә инештән башланып, зур елгага әверелеп аккан сулар шикелле кешеләр дә тормыш агымына шулай кереп китә. Кемдер агымның читендәрәк, тынычрак җирендә булуны хуп күрсә, икенчеләр салга утыра, берәүләр аның уртасында, ургылып аккан җирендә була.

Ялангач авылында яшәүче Зәнфирә Гарипова hәм аның тормыш иптәше Әгъзам Зиннәтуллиннарны мин тормыш агымының уртасында аккан кешеләр итеп күрәм hәм бу чынбарлыкта да шулай. Агымдагы елның гыйнвар аенда аларның гаилә корып бергә яшәүләренә 50 ел тулды.
Хөрмәтле Зәнфирә Касыйм кызы hәм Әгъзам Гыйният улы!

Сезне ихлас күңелдән тормыш юлыгызның алтын юбилее белән котлыйбыз. Сез үзегезнең бар булмышыгызны балалар укытуга, яшь буынны тәрбияләүгә багышладыгыз. Озак еллар Ялангач сигезьеллык, ә аннан соң инде урта мәктәбендә, төбәгебездәге 4 авыл (Ялангач, Мишкә, Якүнә hәм Яңа Янбай) гаиләләренең балаларына белем hәм тәрбия бирдегез. Төпле, акыллы киңәшләрегез белән туры юл күрсәттегез. Лаеклы ялга чыкканчы, көнне төнгә ялгап, хезмәт иттегез.

Үз hөнәрегезгә тугры булуыгыз, таләпчәнлегегез, ә иң мөhиме, тирән акылга ия булуыгыз үзегез укыткан барлык укучыларыгыз күңелендә җуелмас эз калдырып, якты урын алганына шигебез юк.
Сезнең хезмәтегез hәм гаилә тормышыгыз барлык авылдашларыбыз алдында олы ихтирамга, хөрмәткә hәм үрнәккә лаек. Сезгә алдагы көннәрегездә ныклы сәламәтлек, бәхет, җан тынычлыгы телибез. Балаларыгызның hәм якыннарыгызның яхшы хәбәрләрен уртаклашып, тигез hәм озак гомер итүегезне телибез. Тормышыгызның алтын юбилее белән сезне хөрмәтле Зәнфирә Касыйм кызы hәм Әгъзам Гыйният улы.

Авыл Хакимияте исеменнән
Ялангач авыл биләмәсе башлыгы Расих ГАФУРҖАНОВ.