Балтачта студентлар hәм булачак студентлар концерты

8 Февраль, 2019 - 17:07


Җыр-моңга гашыйк студентлар, укучылар катнашлыгында „Кайтыгыз, яшьләр, Балтачка, туган җир көтә” дигән концерт тәкúдим ителде. Шаян сүзләргә, юморга бай булды ул. Җырчылар Камилә Усманова, Ләйсән Әхкамова, Диана hәм Лиана Галимҗановалар, Башкорт дәүләт медицина университетының 1 курс студенткасы Алия Фәйзрахманова, З. Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты талибәсе Миңсылу Әхмәтова, Пермь милли тикшеренү политехник университеты студенты Айдар Фәрхуллин, Чайковский медицина колледжы студенты Нурия Шәисламова, Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалы студентлары Ридаль Гаскәров, Артур Рамазанов, Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студентлары Булат Рамазанов, Фидан Хәйруллин, Фәнүр Сәләхов, Альбина Нурмөхәмәтова, Алсу hәм Айсылу Галимовалар дәртле җырларын бүләк иттеләр.

Башкорт дәүләт медицина университеты студентлары Энҗе Гыйззәтова, Эльвина Шәймөхәмәтова, Чайковский медицина колледжы студентлары Нурия Шәисламова, Ирина Солтанова, Регина Әхмәтҗанова, Гөлназ Карамовларның биюләренә күз иярми. Яшьлекнең иң матур мизгелләре аларда чагылыш тапты. „Рәйхан” вокаль ансамбленең чыгышы (җитәкчесе Г. Шәрифуллина), Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжының триосы (җитәкчесе К. Халикова) „Йолдызлык” бию коллективы башкаруында фин биюе (җитәкчесе И. Шәйнурова), „Гөрләвекләр” үрнәкле бию коллективы башкаруында ирлан биюе (җитәкчесе Г. Галләмова), „Зөлфия” үрнәкле бию коллективы башкаруында башкорт биюләре (җитәкчесе Р. Хәсәнова), „Романтик” яшүсмерләр клубында шөгыльләнүчеләрнең заманча биюләре җитәкчесе (Э. Исламова) концертны төрле яклап баетты.

Талантлы яшьләребезнең күп булуын күрсәтте. Концертны Элина Рәхимова hәм Эльвина Шәймөхәмәтова алып бардылар.
Студент еллары кеше гомеренең иң кызыклы, яшьлекнең күңелле мәшәкатьләргә бай чоры буларак истә кала. Мәктәпне тәмамлап, төрле якларга таралышкан райондашларның күрешүе, аралашуы белән истә калды бу чара.

Рифина ГАЛИЕВА.