Балтач студентлары аралашуга әзер

8 Февраль, 2019 - 16:59

Район җитәкчелеге ЗАГС бүлегендә студентлар белән очрашу үткәрде. Төрле уку йортларында белем алган райондашларыбыз түгәрәк өстәл артында җитәкчеләр белән якыннан аралашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.

Уку йортларында белем алган студентлар белән очрашулар төрле форматта үтә. Узган елда район җитәкчелеге Балтач студентлары белән Уфа дәүләт аграр университетында очрашса, быел мондый чараларны Уфа hәм Бөре медицина колледжларында оештырылган. Бер күрешү— үзе бер гомер, дип юкка гына әйтмиләр. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев студентлар белән якыннан танышып, районда яшьләр өчен булдырылган мөмкинлекләр хакында кыскача сөйләп үтте. Уку йортын тәмамлаганнарның туган якка кайтырга теләге бармы—юкмы икәнлеге белән кызыксынды. Ярдәм кирәк булган очракта мөрәҗәгать итәргә чакырды. Агымдагы елның мартында Уфада янә очрашу оештырылачагы хакында хәбәр итте.

Районга төпле белемле, югары квалификацияле белгечләр кирәклеген район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр hәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, район Советы рәисе, „Балтач таңнары” гәзите редакторы Рөстәм Вәлиевлар билгеләделәр.

Инициативалы, максатчан яшьләргә районда үз эшләрен ачарга зур мөмкинлекләр булганлыгына басым ясалды. Махсус программалар хакында авыл хуҗалыгы бүлеге баш экономисты Рөстәм Фәтхиев бәян итте. Яшь фермерлар өчен субсидияләр түләнүенә дә аерым тукталды. Районда кооперативлар төзергә теләк белдерүчәләр өчен 3 миллион сумга кадәр грантлар бүленүе хакында авыл хуҗалыгы консультация үзәге менеджеры Рөстәм Ульданов сөйләде.

Икúтисади үсеш, эшкуарлык hәм муницаль сатып алулалр бүлеге начальнигы Салих Имаев үз эшен шәхси эшкуар буларак ачарга теләгән студентлар өчен мөмкинлекләр барлыгын әйтте.
Очрашуда үзәк район больницасының баш врачы Айдар Хәмәтов, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Сергей Биктубаев, мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов, яшьләр, спорт эшләре буенча комитет рәисе Данис Шакировлар чыгыш ясадылар.

Арытабан студентлар үзләре белән таныштырды, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Очрашуга килгән студентларның күпчелеген булачак врачлар, шәфкать туташлары, юристлар, укытучылар, инженерлар тәшкил иткәне ачыкланды. Райондашларыбызның күбесе чит регионнарда укыйлар икән. Татарстан, Пермь крае, Екатеринбург шәhәрләрендә белем алган студентлар очрашуга күмәк килгән иде. Районда юристлар өчен ниди өстенлекләр каралган, Балтач даруханәләрендә дарулар ясау мәсьәләсе, хәтта Балтач районы буйлап концертлар кую белән бәйле сораулар да яңгырады. Һөнәр үзләштергәч туган якка кайтырга планлаштырасызмы дигән сорауга җаваплар төрле булды. Берәүләр безнең белгечлек буенча районда эш урыннары юк, теләсәк тә кайтып булмаячак, дисәләр, икенчеләре ниятләре арытабан укырга булуын белдерде. Эш урыны булса кайтачакбыз, дигән фикерләр дә яңгырады. Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында белем алучы егетләр бертавыштан исәп районда калырга иде дип әйттеләр. Хәер, анысын вакыт күрсәтер... Әмма кайда гына булсалар да туган яклары белән элемтәне өзмәскә чакырдылар.
Рифина ГАЛИЕВА.