Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучылары белем баскычларыннан югарыга үрли

7 Февраль, 2019 - 15:11

Уку елының экваторын уздык. Район күләмендәге олимпиадаларда көчле укучылар билгеле булды. Алар арасында 15 укучы Бөтенрусия олимпиадаларының региональ этапларында катнашырга лаеклы дип табылды. Шунысы сөенечле, 2 укучыбыз мондый мәртәбәле бәйгедә призёр исеменә лаек булса, ике райондашыбыз туган телләр буенча узган республика олимпиадаларының призёры исемен яулады.
Иске Балтач 1нче урта мәктәбе бу уңайдан горурланырга хаклы. Шушы белем учагының 10 „а” сыйныф укучысы Ольга Баландина — рус әдәбияты буенча, 11 „б” сыйныф укучысы Ростислав Әхмәдишин тарих фәне буенча Бөтенрусия олимпиадаларының региональ этабы призёрлары исеменә лаек булдылар.

Әлеге укучылар барлык фәннәрдән дә бары тик „5” ле билгеләренә укыйлар.Ольга Баландинаның укытучысы Әлфизә Вильданова укучысының бар яклап та килгән, тырыш, киң эрудицияле икәнлеген билгеләде.

— Ольга максатчан, мәгúлүматлы укучы. Китаплар укырга ярата. Андый укучылар бик сирәк. Актёрлык осталыгы да бар аңарда. Рольләрне шулкадәр зәвык белән башкара. Китапка мөкиббән укучыны башкаларга үрнәк итеп куям, —ди Әлфизә Нил кызы.

Моңа кадәр Ольга Андреевна ел саен рус теле hәм әдәбияты буенча үткәрелгән район олимпиадаларының җиңүчесе булган. „Пою мою республику” иҗади эшләр конкурсында районда алдынгы сафларда. Талантлы кеше бар яклап тә сәләтле була, диюләре хак. Сынлы сәнгать буенча да уңышлары югары. „Рус рәсем сәнгате рифмаларда” халыкара конкурс-күргәзмәдә өченче урын яулаган.

Уку алдынгысы Ростислав та мәктәп тормышында кайнап яшәүче укучыларның берсе. Шаяннар hәм тапкырлар клубы әгúзасы. Әлеге вакытта ул туган якны өйрәнү буенча „Туган ил -2019” республика конкурсына катнаша. Ул үзенең эзләнү эшен 120 еллык тарихка ия булган туган мәктәбенә багышлаган.

— Ростислав сәләтле укучы. Тарих белән тирәнтен кызыксына. Дәрестә дә, үзаллы да фәннәрне үзләштерү белән шөгыльләнә. Сыйныфташлары арасында абруй яулаган, — ди укытучысы Фәридә Шәртдинова.

Укучыларның мондый мәртәбәле бәйгеләрдә җиңү яулаулары тирән белемле мөгаллимнәргә барып тоташа. Әлфизә Вильданова 34 ел дәвамында балаларга рус теле hәм әдәбияты буенча белем бирә. Югары категорияле укытучы, РФ гомуми белем бирү өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре, 2014 елда „Рус теле hәм әдәбияты буенча иң яхшы укытучы” республика конкурсы җиңүчесе.

Фәридә Мәснәви кызы 37 ел мәктәптә эшли, 15 ел тарих фәне укыта. Югары категорияле укытучы. Фәридә Шартдинова мондый җиңүләрнең нигезенә коллективның бер максат белән эшләгәнлеге салынганлыгын билгели.
Шул ук мәктәпнең 8 „а” сыйныф укучысы Алия Нуркаева башкорт теле буенча үткәрелгән республика олимпиадасы призёры. Алия Илдар кызы да бары тик „5”ле билгеләренә өлгәшә. „Башкортстан энҗеләре” республика бәйгеләрендә катнаша, рус теле hәм әдәбияты буенча уңышлары бар.” Алия тырыш сәләтле укучыларымның берсе”, — дип ассызыклый югары категорияле укытучы, БР халык мәгарифе отличнигы, „Иң яхшы башкорт теле hәм әдәбияты укытучысы” республика конкурсы җиңүчесе Руфина Фәтхиева.

Афарин, тырыш hәм мактауга лаек укучылар. Беренче мәктәп исемен алдынгылар сафына чыгарырдай укучылар күп булсын!

Рифина ГАЛИЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.