Балтач сандугачларының уртак концерты

30 Январь, 2019 - 11:00

1 февраль көнне район мәдәният сараенда халыкчан, моңлы тавышлы җырчыларыбыз — Фирзәнә Әсләмова hәм Фигать Галиннар „Сиңа кайттым, газиз туган җирем” дигән концерт белән чыгыш ясый. Көнтүгеш авылының талантлы Галиннар нәселенең лаеклы вәкиле — Фигать Хан улын hәм Югары Карыш авылының җыр-моңга гашыйк Фирзәнә Әхсән кызын уртак чыгыш ясарга нәрсә этәргәнен,тамашаның асылын ачыклау йөзеннән райондашларыбызга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
—Фигать абый, нинди хис­тойгылар белән тамашага әзерләнәсез?

—Мин озак еллар себер тарафларында яшәдем. Чит якларда да татар җырыннан аерылмадым. Концертларда милләттәшләрем алдында чыгыш ясаудан күңелемә әйтеп, аңлатып бетерә алмаслык хис-тойгылар ала идем. Туган якка кайткач та зур теләк белән концертларда җырладым. Беренче тапкыр мондый концерт кую, минем өчен бер яктан зур мәртәбә булса, икенчедән, иҗади имтихан ул. Шушы концертта хыялымда йөреткән, әлегә кадәр башкармаган җырларны җырлаячакмын.

— Фирзәнә апа, сез быел Балтач тамашачына ныграк якынайдыгыз. Туган як сезне ничек кабул итте?

— Язмыш нинди генә каршылыклар тудырса да мин беркайчан да җыр-моңнан аерылмадым. Һәрвакыт мәдәният тормышында актив булдым. 1982нче елда район мәдәният сараен ачу йөзеннән оештырылган концертта да җырладым мин. Быел күптәнге хыялларым тормышка ашты. Җәй көне районыбыз авыллары буйлап гастрольләрдә йөрдем, туган авылым— Югары Карышта юбилей кичәм үтте. Ниhаять район тамашачысы алдында чыгыш ясау теләге кабул булды. Моңнарыбыз туган якка алып кайтты. Концерт көнен берчә, дулкынланып, берчә горурланып көтәм.

Фигать абый, сезнең Фирзәнә апа белән иҗади берлектә чыгыш ясауның сере нидә?

—Без икебез дә халык стилендә җырлар башкарабыз. Озын, моңлы халык көйләренә өстенлек бирәбез. Тере тавыш белән җырлыйбыз. Концертыбыз гармун тавышларына бай булачак. Әйткәндәй, кай тарафларда гына чыгыш ясасам да Балтач гармунчыларына җиткәннәре юк. Алар белән бер сәхнәдә мәйдан тоту — үзе зур бәхет.

— Фирзәнә апа, тамашачыларны кызыксындырган сорау: концертта нинди җырлар яңгыраячак?

— Репертуарымның төп өлешен халык җырлары тәшкил итә. Соңгы елларда халык арасында зур популярлык яулаган җырлар, әлегә кадәр район сәхнәсеннән яңгырамаган мәхәббәт турындагы җырларны башкарачакмын.

— Фигать абый, сез нинди музыкаль күчтәнәчләр вәгúдә итәсез? Сездән башка концертта тагын кемнәр чыгыш ясаячак?

— Халык , ретро җырлар башкарачакмын. Үзем иҗат иткән „Җиде сагыш”, „Хәтеремдә әткәй”, „Каеннарым” hәм башка бик күп күңелгә якын моңлы җырлар әзерләдем. Барысын да әйтеп бетерү дөрес булмас. Алары сер булып калсын.

Концертның режиссёры — Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Йосыпова, сценарий авторы— Гөлнара Шәймөхәмәтова. Концертта район мәдәният сарае биючеләре дә катнашачак. Килегез, күңелегезгә ял, шифа алырсыз. 1 февраль көнне барыгызны да район мәдәният сараенда көтеп калабыз. Билетлар кассада сатыла.
Рифина НИГАМӘЕВА әңгәмәләште.