Балтачлылар гәзит тә алдыра, бүләк тә ота

22 Январь, 2019 - 16:14


2019 елның беренче яртыеллыгына ике мең ярымга якын райондашыбыз “Балтач таңнары” гәзите белән элемтәне өзмәде. Тугры дусларыбызның безнең белән калуына без чиксез шат. Кызыксындыру йөзеннән абуначеләр арасында төрле дәртләндерү чаралары оештырылды. Бүген “Бәхетле авто” акциясендә гәзиткә язылучы янә 5 кешегә истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

“Балтач таңнары” гәзитенә подписка рәсмиләштергән райондашлар арасында 407 кеше квитанция күчермәсен редакциягә китерде. Шулар арасында 39­ы — еллык подписка. “Атна саен бүләк” акциясе кысаларында 17 приз уйнатылды. “Гәзиткә язылып велосипед от” чарасында Иске Балтач авылыннан Зәлифә Гаттаровага бәхет елмайды. “Бәхетле авто” наклейкалары 188 кеше бирелде.

22 гыйнвар көнне үткән “Бәхетле авто” акциясендә 49 кеше катнашты. Акциянең шартлары гади. Район гәзитенә язылучылар машиналарының арткы пыялаларына югарыда телгә алынган наклейкаларны ябыштырырга hәм үзләре шушы чарада катнашырга тиеш. Килмәгән кешегә бүләк юк дигән сүз бу.

Җиңүчеләрнең барысы да Иске Балтачтан. Сәгъдәт Вәлиәхмәтова, Фәрит Фәрхуллин, Булат Борhановлар компрессор оттылар. Зәвия Әхмәтьярова hәм Шәйхимансур Шакировларга ачкычлар җыелмасы чыкты. Рөстәм Галиевка дәртләндерү призы тапшырылды.

Рифина ГАЛИЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.