Иске Балтачтагы „ГАИЛӘ” үзәге мохтаҗларга ярдәм күрсәтә

17 Январь, 2019 - 16:50

Узган Гаилә елында гаилә статусын ныгытуга юнәлтелгән чаралар күп булды. „Гаилә” төньяк районара үзәгенең Балтач районындагы бүлекчәсе ачылу шуларның берсе. Быел ул шушы көннәрдә 1 яшен билгели.Әлбәттә, бу бик аз вакыт. Зур юлның башы гына. Башкарылганнарга йомгак ясау, киләчәккә планнар корып алга омтылу мәле. Кешеләрнең күпчелеге әлеге үзәк ачылгач аның эшчәнлегенең асылын аңлап бетерә алмады. Халыкка социаль яклау бүлеге күрсәткән хезмәтләр биредә күрсәтелә дип фикер йөртүчеләр дә булды. Бер ел эчендә башкарылган эшләр, үзәкнең эшчәнлеге хакында сөйләшү йөзеннән үзәк мөдире Эльмира ГАРИФУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек.

—Эльмира Дарвиновна! Хезмәтегез нидән гыйбарәт? Бу хакта гәзит укучыларыбызга тирәнтенрәк аңлатып үтсәгезче...

—Безнең үзәк күпкырлы хезмәт күрсәтә. Төп максатыбыз авыр хәлләргә дучар булган гаиләләргә ярдәм кулы сузу. Өметләре өзелеп, дөньядан ваз кичкән, упкын читендә торган гаиләләрнең күбесе җылы сүзгә, яхшы мөгамәләгә мохтаҗ. Кечкенә ярдәм дә гаиләне саклап калу көченә ия. Әлеге вакытта үзәктә 8 кеше эшли. Күп балалы, аз тәэмин ителгән, авыр тормыш хәленә дучар булган гаиләләрне озатуга алабыз. Озатуга алу ул шушы гаиләгә юридик, психологик яктан ярдәм күрсәтү, кием­салым, канцелярия товарлары белән булышу дигән сүз. Бер ел эчендә безнең үзәк хезмәткәрләре ярдәмгә мохтаҗ 12 гаиләне озатуга-яклауга алды. Ел дәвамында үзәккә 1673 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, аларга 2784 хезмәт күрсәтелде. Ярдәм дигәч, монда мин матди ярдәмне күз уңында тотмыйм. Без кием­салым, канцелярия товарлары белән, юридик, психологик яктан ярдәм күрсәтәбез.Ялгыз өлкәннәрне, инвалидларны социаль ярдәмгә мохтаҗ дип тану да безнең үзәк хезмәткәрләре өстендә. Мохтаҗларга субсидия алу өчен документлар җыю булсынмы, өйләрен кадастр исәбенә куюмы— бу яклап нинди документлар җыярга кирәклеген аңлатабыз, ярдәм итәбез.

Бу хакта тулырак мәгълүмат белән „Балтач таңнары” гәзитенең киләсе саннарында танышырсыз.