Балтач полиция хезмәткәрләре- приютта

28 Декабрь, 2018 - 15:08


Бүген приютта 25 бала тәрбияләнә. Балтач бүлекчәсендә эшләүче полиция хезмәткәрләре, район эчке эшләр бүлеге каршындагы җәмәгать советы рәисе Рөстәм Вәлиев барлык балаларга тәмлекәчләр тараттылар. Уенчыклар бүләк иттеләр. Өлкән абыйлар һәм апалар чыршы тирәли күмәкләп биеде, җырлады.
Приютта тәрбияләнүчеләр бүләк өләшкән абыйларына үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Җырладылар, биеделәр. Үзләрен талантлы итеп күрсәттеләр.