Балтачның мәрхәмәтле егет hәм кызлары бүген приют тәрбияләнүчеләренә бүләкләр өләште.

27 Декабрь, 2018 - 16:50

Балтачның мәрхәмәтле егет һәм кызлары саваплы эшкә актив кушылган. Бергә акча туплап балаларга бүләк алуны хәстәрләгәннәр.

Рудольф Әхмәдишин, Ренат Әминев, Динар Хәмәдуллин, Алмаз Гайфуллин, Рөстәм Исламов, Рөстәм Акберов, Ринат Хәйруллин, Ләйсән Фазлыева, Эльвира Муллаярова, Гөлнара Сәмиева, Тимур Маликов, Вадим Сафин, Илнур Рамазанов, Эльдар Сафин, Алмаз Саяфетдинов, Раил Садиков, Эльза Хәбибрахманова, Радим Шәмсияровлар бу изге эшкә бердәм кушылганнар.

Бу юлы егет hәм кызлар балаларга 5 самокат, 5 пар чаңгы, хоккей уены, уенчык трактор, самосваллар бүләк иттеләр. Кечкенә кызлар өчен аш-су бүлмәсе бирделәр.
Бүген приютта 25 бала тәрбияләнә. Барлык балаларга тәмлекәчләр тараттылар.

Приютта тәрбияләнүчеләр бүләк өләшкән абыйларына үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Җырладылар, биеделәр. Үзләрен талантлы итеп күрсәттеләр.
Булат Нәбиев, аның сыйныфташлары агымдагы елның җәендә балаларга велосипедлар бүләк иткәне хакында без бәян иткән идек.
Яшь кене райондашларыбызның изге гамәлләре үзләренә савап булып кайтсын.
Рифина ГАЛИЕВА.
Автор фотолары.