Башлангыч мәктәптә очрашу

26 Декабрь, 2018 - 16:34

„Көньяк” микрорайонындагы башлангыч мәктәптә бүген 90 бала укый. Аларга 8 укытучы белем бирә. Мөгаллимнәрнең барысы да югары категориягә ия. укытучылар. Педагог-психолог укучылар белән шәхсән эшли. Укучылар зур, иркен бүлмәләрдә укый. Әледән-әле укуда, спортта уңышлар яулыйлар. Рус теле буенча узган республика бәйгесендә Камилла Суфиярова җиңү яулаган.

Балаларның физик үсешенә зур игúтибар юнәлтелә. Узган елда чикләнгән җаваплылыктагы „Газпромтрансгаз Уфа” җәмгыяте генеральный директоры Шамил Шәрипов спорт белән шөгыльләнү өчен кирәк­ яраклар бүләк иткән булган. Физкультура дәресләрендә укучылар чаңгыда йөри. Бу үз чиратында сәламәтлек өчен файдалы. Быел 1 сыйныф укучысы Инсаф Шәрипов „Балтач таңнары” гәзите оештырган бәйгедә „Иң кечкенә чаңгычы” номинациясендә җиңү яулады.

Укучылар өчен төрле түгәрәкләр оештыралар. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ксения Шакирова рәсем төшерү серләренә өйрәтсә, Венера Баландина бию түгәрәген җитәкли. Дәрестән тыш укуга күп вакыт бүленә. Укучыларны үзаллыкка өйрәтү максатыннан бихисап эшләр башкарыла. Мәсәлән, якынаеп килгән Яңа ел бәйрәмен өченче сыйныф укучылары үзаллы оештыра.

Туклануга килгәндә, башлангыч мәктәпне азык-төлек белән „Радуга” кулланучылар җәмгыяте тәэмин итә. Ашханә хезмәткәрләре Фәнилә Хәсәнова hәм Джанна Апкалиевалар балаларны тәмле hәм сыйфатлы ризыклар белән сыйлый. Укучылар зур тырышлык белән яңа мәктәптә белем үрләрен яулый, төрле конкурсларда катнашып призлы урыннарга лаек була.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге пропагандалау инспекторы Рада Зарипова бүген башлангыч мәктәп укучылары белән очрашты. Юлларда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре хакында сөйләде. Кышкы каникул чорында аеруча игúтибарлы булырга чакырды. Юл йөрү кагыйдәләре белән бәйле конкурс җиңүчеләренә Мактау грамоталары тапшырды. Полициянең төбәк участковые Радик Гарипов та укучылар белән аралашып, аларны тәртипле булырга өндәде.
Рифина ГАЛИЕВА.