Балтачта алдынгы укучылар, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче һәм ятим балалар өчен Чыршы бәйрәме үтте.

26 Декабрь, 2018 - 10:45

Район Хакимияте башлыгы Чыршы бәйрәменә укуда яхшы билгеләргә өлгәшкән, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән балалар чакырыла. Алар белән беррәттән, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, ятим балалар да бу чарада күңел ача. Быел 150 укучы мәртәбәле чараның кунагы булды. Шуларның 20­се — ятим балалар, 28е күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр, 102­се бар яклап та алдынгы, тырыш укучылар.
Яңа ел— hәммәбезнең зур өметләр баглап көтеп алган бәйрәме. Балалар күтәренке кәефтә, төрле геройлар булып киенеп бәйрәмгә килде. Балалар иҗаты үзәге, балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләр иң тәүдә укучылар өчен төрле уеннар оештырды. Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнде. Арытабан укучыларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев котлады.
— Бәйрәмгә районыбызның барлык авылларыннан уку алдынгылары, төрле бәйге, конкурс җиңүчеләре, гомумән, тырыш укучылар җыелган. Һәрвакытта шулай алгы сызыкта булырга тырышыгыз. Укытучыларыгызны хөрмәт итегез, әти­әниләрегезне яратыгыз. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын, — диде ул.

Район җитәкчесе республика олимпиадаларында, конкурсларда җиңүчеләрне тәбрикләде. Спортта югары күрсәткечләргә ирешкән Айнур Айдарбеков, Фәнис Усманов, Ләйсән Сафетдинова, Руслан Кашапов, Тимур Әхмәдуллин, Азалия Хәмәтнурова, Раил Шәйнуров, Данил Садыйков, Ричард Егоров, Алмаз Карамов, иҗад hәм сәнгать юнәлешләрендә җиңү яулаучылар Элиза Имашева, Алина Ахтариева, Максим Апканиев, Кирилл Ковалёв, Марсель Галиев, Алсу Әминева, республика конкурслары җиңүчеләре Алсу Садретдинова, Алмаз Ганиев, Мурат Разетдинов, Алина Мифтахова, Вероника Павлова, Камила Усманова, Ольга Баландина, Сөмбел Солтангалиева, Аделина Сидрова, Азамат Фазлыевлар район Хакимиятенең Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмова да балаларга ихлас теләкләрен җиткерде. Чыршы бәйрәменә килгән иң тырыш, иң акыллы, иң максатчан, иң тыңлаучан балалар җыелганын әйтте. Ата­аналарны, укытучыларны тыңлап, сау-сәламәт булып, яхшы укулары, тәртипләре белән сөендереп яшәүләрен теләде. Алдынгы укучыларга район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарын тапшырды. Ул исемлектә Эльвина Хәйруллина, Гөлназ Ульданова, Илдар Тәкыйуллин, Ләйсән Сафиуллина, Данис Гайфуллин, Ләйлә Ханова, Кирилл Җиhангировлар бар.

Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга „Гаилә” үзәге директоры Эльмира Гарифуллина бүләкләр өләште.
Яңа елга багышлап рәсем төшерүче укучыларга да хөрмәт күрсәтелде. Укучылары әкият геройлары булып киенгән балалар иҗаты үзәге педагоглары белән күңел ачты, чыршы тирәләи әйләнде. Бәйрәм ахырында балалар тәмлекәчләр алып шатланды.
Рифина ГАЛИЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.