„Әллүки” журналы Штәнде мәктәбендә

24 Декабрь, 2018 - 16:43

Балтач районының Штәнде авылында "Башкортстанның 100 еллыгына — 100 объект” проекты кысаларында 80 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше киң колач белән бара. Мәктәп белән бер түбә астында 40 урынга исәпләнгән балалар бакчасы да урнашачак. Мәгариф учагының ишекләрен 2019 елның 1 сентябрендә ачу планга кертелгән.
Бүген Штәнде укучылары 70нче елларда төзелгән ике корпуслы агач мәктәптә белем ала. Ул шактый искергән, суык булса да, монда тормыш "кайнап" тора. Штәнде мәктәбе укучылары Бөтенрусия бәйгеләрендә, халыкара конкурсларда уңышлар яулый.
Мәсәлән, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Фәссахованың ике укучысы күптән түгел дәрәҗәле бәйгеләрдә уңышларга ирешкән: 11нче сыйныф укучысы Хакова Ирина "Илнең иң яхшы 100 иншасы" бәйгесендә җиңгән, ә 5нче сыйныф укучысы Юлия Асрарова "Урал-батыр"башкорт халык эпосын яшь башкаручыларның IX Халыкара конкурсында 2нче урынга лаек булган.
„Әллүки” журналы хәбәрчеләре