Реабилитация үзәгенең Балтач филиалына Кыш баай килде

24 Декабрь, 2018 - 15:18

Яңа ел бәйрәмен, Кыш бабай килүен балалар зур түземсезлек белән көтә. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ребилитация үзәгендә Яңа ел бәйрәме бер мәйданга илледән артык баланы туплады. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнү, шигырьләр сөйләү, тәмлекәчләр өләшү белән истә калды ул.
Беркем дә гариплекне сорап алмый. Язмыш куйган сынаулар белән яшәргә мәҗбүр балалар hәр очрашуга теләп килә. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар җылы сүзгә, яхшы мөгамалагә аеруча мохтаҗ. Күңелләре китек сабыйларның вакытлыча гына булса да авырлыкларын оныттыру, сихри әкиәт илен хәтерләтү өчен реабилитация үзәге хәзмәткәрләре зур тырышлык сала. Ел саен төрле образлар тудырып, төрле персонажлар булып киенеп, балалар белән бергә уйный, җырлый, бүләкләр өләшә.
Быел да Кыш бабай, Карсылу, ел символы — Дуңгыз, Убырлы карчык, Карлсон, Красная шапочка, төлке, бүре, клоуннар балалар өчен маҗаралар тудырды, уйнады, җырлады, биеде.
Балаларны туачак Яңа ел белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район Хакимиятенең информация-аналитика бүлеге начальнигы Альбина Гыйльметдинова, район мәгариф бүлеге методисты Лариса Карамова, Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Эльмар Галимҗановлар котлады.
Кыш бабай hәм Карсылу килә алмаган сабыйларны өйләренә барып котлады. Бер мизгелгә булса да балалар авыртуларын онытып күңел ачты. Яңа ел сабыйларга сәламәтлек, киләсе көнгә ышаныч, өмет алып килсен дигән теләкләрнең, якты хыялларның тормышка ашуын телибез.
Гүзәл ШАФИКОВА,
социаль эш буенча белгеч.