"Әллүки" журналы Балтачта кунакта

24 Декабрь, 2018 - 12:44

"Әллүки"нең якын дуслары арасында Балтач районының Иске Балтач 1нче мәктәбе укучылары да бар. Алар һәрвакыт журналга актив языла. Алай гына да түгел, журнал оештырган бәйгеләрдә катнашып, җиңү яуларга да өлгерәләр.
Шушы көннәрдә 1нче мәктәп коллективы"Әллүки"не кунакка чакырып, "Балачак - бәхет иле" дигән музыкаль-әдәби композиция күрсәттеләр. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Алия Нәби кызы Әюпова һәм Рима Рим кызы Мансурова эчтәлекле, фәһемле итеп оештырган. Балалар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды. Кызлар һәм малайлар "Әллүки" журналистларына үзләрен кызыксындырган сорауларны да берсе артыннан берсен биреп кенә торды. Ә без исә шундый сәләтле, тырыш дусларыбыз булуына сөенеп утырдык.
1нче мәктәптәге күңелле очрашу турында тагын да тулырак "Әллүки"нең алдагы саннарының берсендә укырсыз.

"Әллүки" журналы хәбәрчеләре.