Рәмил Солтанов „Балтач таңнары” призы иясе булды

20 Декабрь, 2018 - 12:12

Рәмил Солтанов үзләренең бакчасындагы алмаларын фотога төшереп конкурска җибәргән иде. Болардан тыш алар күпләп бал кортлары караганнары хакында сөйләде ул.
— Хәзер алмалар үстерү дә, бал кортлары тоту да авырлашты. Алмалар җыйган мизгелне фотога төшереп конкурска þллаган идем, — диде ул.
Рәмил вахта ысулы белән чит тарафларда эшли. Шуңа карамастан ул туган җирләренең чын патриоты. Балтач районы тарихына бәйле сайт та булдырган. Туган як табигатенең матур күренешләрен мәңгеләштергән райондашларыбызның берсе ул.