Чаңгычылар „Балтач таңнары” призы өчен көч сынашты

19 Декабрь, 2018 - 16:42

Районның иң көчле чаңгычылары ел саен „Балтач таңнары” гәзите призы өчен көч сынаша. Традициягә әверелгән бәйге быел чаңгы сезонын ачты. Ун белем учагыннан укучылар район гәзите призы өчен сынау тотты.
Кызлар — 1, егетләр километр ярым аралыкны чаңгыда йөгереп узды. Җиңүчеләрне „Балтач таңнары” гәзите редакторы Рөстәм Вәлиев тәбрикләде.
— Бәйге ел саен көчле чаңгычыларны бер мәйданга туплый. Шунысы сөенечле сафларыгызны нәни спортчылар тулыландыра. Бирегә килүне оештырган укытучыларга, тренерларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Чаңгы спорты үсешә, —диде ул.
Чаңгы спортына игúтибар артканын балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафетдинов та билгеләде. Өч ел рәттән чаңгычлар командасының зона ярышларында призлы урыннар яулавы сөенечле хәл икәнлеген билгеләде. Ниhаять, җиңүчеләрне билгеләр чак җитте.
2007—2008 елларда туганнар кыз балалар арасында Наилә Имаева җиңүче булды. Эльза Нуриева— икенче, Ләйсән Солтанова өченче урынга чыкты. Шул ук яшь категориясендә ир-балалар арасында Илназ Гарифуллин җиңүче. Штәндедән Айдар Гәрәев икенче урынга лаек булса, Данил Дәүләтшин өченче урынга чыкты.
2005—2006 нчы елларда туганнар арасында Альмира Шәрәфиева беренчелекне кулыннан ычкындырмады. Анжела Егорова — икенче, Динара Кашапова өченче урынга чыкты. Шул ук яшь категориясендә ир балалар арасында Илмир Нуртдинов пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Тимур Шәфиев — икенче, Вадим Кильбахтин өченче урыннарга чыктылар.
2004нче hәм өлкәнрәкләр арасында Гөлшат Шәриповага тиңнәр табылмады. Алия Хәмәтнурова — икенче, Эльвина Риданова — өченче урынга чыктылар.
Үсмерләр арасында Владислав Зенкин җиңүче. Арсений Давлетшин икенче урынга чыкты.
Илсаф Шәрипов „Иң кечкенә катнашучы” буларак танылу алды.
Рифина ГАЛИЕВА.