Балтачта хоккей сезонын ачтылар

18 Декабрь, 2018 - 16:24

Районда игúлан ителгән Спорт hәм сәламәт яшәү рәвеше елы чикләрендә Иске Тимкә авылының боз мәйданчыгында шайбалы хоккей буенча ачык турнир үтте. Авыл җирендә балалар хоккеен үстерү, популярлаштыру максатыннан үткәрелгән бәйгедә өч команда көч сынашты.
Кышкы сезонны ачу уңаеннан үткәрелгән турнирда 2004нче елда туганнар hәм кечерәкләр катнашты. Уен кызу барды. Иске Тимкә урта мәктәбе командасы ( тренеры Рөстәм Сәфәров) җиңүче дип табылды. Иске Балтач авылының „Танып” командасы (тренерлары Евгений Густяков) икенче урын яулады. Көндәшле урта мәктәбе командасы (тренеры Илназ Әхмәтов) өченче урынга чыкты.
„Иң яхшы hөҗүм итүче” номинациясендә Көндәшле урта мәктәбеннән Егор Нургалиев җиңү яулады. „Иң яхшы уенчы” номинациясендә „Танып” хоккей клубыннын Тимур Низамов лаек булды. „Танып” клубы тәрбияләнүчесе Алмаз Нурисламов „Иң яхшы сакчы” номинациясендә җиңү яулады. Иске Тимкә урта мәктәбе укучычы Дамир Шайнуров „ Иң яхшы капкачы” номинациясендә билгеләнде.
Җиңүчеләргә Район Хакимиятенең физик тәрбия бүлеге hәм балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең Мактау грамоталары тапшырылды. Укучылар дусларча аралашып, хоккей уенынының серләре белән танышты.
Илназ ӘХМӘТОВ,
район мәгариф бүлеге методисты.