Эльза Фаюршина җиңүчеләр сафында

18 Декабрь, 2018 - 15:27

„Безнең бакча җимеше” конкурсының чираттагы җиңүчесе — Сәйтәк җирлеге башлыгы Эльза Фаюршина

Эльза Фаюршина конкурска берничә фото җибәргән иде. Мул алмалары, кызарып пешкән җиләкләре бик күпләрне кызыксындырды. Бакчада үскән җиләк-җимешләрне күреп күпләр сокланды. Күп эшләсәң эш көне— тук булырсың кыш көне, дигәндәй мул уңыштан алынган тәмлекәчләр салкын кышларда да аларның гаиләсен җылытадыр. Эльза Семёновнаны чираттагы җиңүе белән котлап, арытабан да уңышлар телибез.