Азалия Хәсәнова Мәскәүгә Президент чыршысына юлланачак

13 Декабрь, 2018 - 15:34

Азалия Хәсәнова бар яклап та килгән кыз. Мондый югары бүләккә ул чын-чынлап лаеклы. Мәктәптә яхшы билгеләргә өлгәшүе белән беррәттән, ул үзен оста җырчы буларак та танытты. Быел аның өчен ел аеруча уңышлы. „Ирәндек моңнары”, „Озын көй” республика конкурсларында катнашып, райондашыбыз призлы урыннар яулады. Мәскәү шәhәрендә алган тәэссоратлар яңа үрләргә әйдәсен.