Балтач егетләре армия сафларына юллана

15 Ноябрь, 2018 - 14:46

Көзге чакыру кампаниясе тулы куәттә бара. Күркәм традиция буенча иң беренче булып хәрби хезмәткә юлланучы балтачлыларны тантаналы рәвештә озату үтте. Таң атмас борын чарага егетләрнең ата-аналары, туганнары, дуслары, якыннары җыелды. Ил сакчыларына җылы мөнәсәбәтләрен, ихлас теләкләрен җиткерү өчен уңай форсат бирә мондый тантана.
Салкын көздә хәрби комиссариат бинасы каршына берәм-берәм яшьләр җыела. Иртәнге сәгать булуына карамастан, шаяру, җыр-моң тынмый. Хәрби хезмәткә юлланасы егетләргә якыннарының әйтәсе сүзе бихисап. Мишәр авылыннан Алмаз Яхин исә Нефтекама шәһәрендә нефть колледжын тәмамлаган. Аның өчен Ерак Көнчыгышта моряк булып хезмәт иткән әтисе Гатуф Фоат улының киңәшләре бик мөһим. Бераздан Алмаз үзе дә шул ук колледжда белем алган игезәк энеләре өчен үрнәк булыр дип өметләнә әнисе Фируза Әмир кызы. Өч ир-егет тәрбияләп үстергән Яхиннар илне булдыклы егетләр саклаганда тыныч йоклап була дигән ышанычта калалар. Мишкә авылыннан Данис Айметов Самара шәһәрендә тимер юллар техникумын уңышлы тәмамлаган. Элемтәче булып хәрби хезмәтен үткән әтисе Фёдор Денисович улына түземле һәм җаваплы булырга тели. Тутагач авылыннан Динар Хәйдәршин Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлаган. Егет сайлаган автомеханик һөнәре хезмәттә кирәк булыр, дип исәпли. Ерак себер тарафларында эшләп йөргән әтисе Зәбир Нурлыгаян улы солдат чорын уңай хатирәләр белән искә ала. Германиядә танк частендәге хезмәте онытылмас бер тәэссорат. Чишмә авылыннан Айдар Карамов та Динар кебек үк бу уку йортында автомеханик һөнәренә ия булган. Солдат хезмәтеннән кайткач егет укуын дәвам итәргә исәпли.Тучыбайлы Илгиз Хәмәтнуров та шул уку йортын тәмамлаган. Ырынбурда хәрби хезмәт үткән абыйсы Зинфир исә егет кеше армия сафында булуын абруйлы вазифа дип исәпли. Шул ук уку йортын тәмамлаган авыл егетләре хәрби хезмәттә сынатмый. Район үзәгеннән Марсель Галимҗанов Чернушка шәһәрендә нефть колледжында белем алган. Югары Карыш авылыннан Илнур Сәргалиев Уфа машина төзү колледжын тәмамлаган. Бер елдан укуын дәвам итәргә аларның исәбе...
Җитди боерык яңгырый. Тантаналы озатуны рәсми чыгышлар дәвам итә. Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлек начальнигының призыв буенча өлкән ярдәмчесе Рәсимә Әхмәдиева егетләрне тормышларындагы мөһим вакыйга уңаеннан тәбрикләде һәм сүзне район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимовка бирде. Ватан алдында изге бурычны үтәргә юлланучыларга ихлас теләкләр җиткерде ул. Тәртип һәм төгәллекне алга алып, авырлыкларга бирешми, солдат юлын лаеклы үткән балтачлыларның исемлеген тулыландырырга чакырды. 2017нче елда призыв нәтиҗәләре буенча республикада алдынгы урынга чыккан балтачлылар быел да югары дәрәҗәдә калыр, дигән ышанычының нигезле булуын белдерде Фирдәвис Гайнел улы. Хәрби хезмәткә юлланучыларга бу көнне байтак теләкләр яңгырады. Иске Балтач, Тушкыр, Ялангач авыл биләмәләре башлыклары Эльмар Галимҗанов, Расих Гафурҗанов , Булат Әгъләмов егетләргә уңышлы киләчәк теләде. Зур әти буларак, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, районның Почётлы гражданины Фоат Яхин булачак ил сакчыларына йөрәк түреннән чыккан теләкләрен юллады. Ата-аналар исеменнән Лилия Галимҗанова вакытлыча авырлыкларны сабырлык белән җиңеп, исән-имин туган якка кайтуларын көткәннәрен ассызыклады. Бар фикерләр яңгырагач Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлек начальнигы Ансар Арсланов егетләрнең игътибарын ата-ана белән булган элемтәне ныгытырга чакырды. Часть номерларын, командир телефоннарын якыннарына хәбәр итеп, ныклы бәйләнеш булдыруның мөһимлеген тормыш тәҗрибәсе ачык күрсәтүен әйтте: " Хәрби чыныгу алып, ныклы фикерле ир-егет булып өлгерүегез мөһим. Яхшы хезмәт итеп исән-сау кайтуыгызны көтәбез", дип иртәгәсе солдатларны юлга чакырды. Егетләргә төгәл карарлар, җитди уйлар, җаваплы эшләр башкарырга вакыт җиткән. Күтәрелгән биеклекләрендә канатлары талмасын, дип телисе килә.
Рима ВӘЛИЕВА.