Балтачлыларның „Озын көй”дә тәүге чыгышлары һәм уңышлары

14 Ноябрь, 2018 - 11:45

9—11 ноябрьдә Туймазы шәһәрендә „Озын көй” башкорт халык җырларын башкаручыларның төбәкара бәйгесе үтте. Сигез дистәгә якын җырчы башкорт халык җырларын башкаруда осталыкларын сынарга бирегә юлланды. Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хамаева һәм Рәзидә Әхмәтоваларның укучылары бу мәртәбәле бәйгедә катнашып, җиңү яулап кайттылар.

Балтачлыларның „Озын көй” конкурсында тәү тапкыр катнашулары. Башкортстаннан тыш, Казан, Чиләбе шәһәрләре, Казахстан республикасыннан башкорт моңына гашыйк җырчылар белән бергә бер сәхнәдә мәйдан тотты алар. Вокал буенча укытучылар Рая Хамаева һәм Рәзидә Әхмәтоваларның укучылары Амалия Гайниәхмәтова, Сөмбел Солтангалиева, Азалия Хәсәнова, Айгиз Хәйдәршиннарны районда шактый популярлык яулаган җырчылар дип әйтсәк тә арттыру булмас. Алар төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә чыгыш ясап, мактаулы исемнәргә лаек булган укучылар. Концертларда кабатланмас тавышлары: берәүләре чылтырап аккан чишмә агышын, икенчеләре сандугач тавышларын хәтерләткән, өченчеләре көчле тембрлы ритмнары белән тамашачыны әсир итәләр. „Озын көй” бәйгесендә дә алар уңышлы чыгыш ясадылар, һәр конкурсант гармунчы Илшат Нуркаев озатуында дүртәр башкорт халык җырын башкарды. Беренчесеннән ук райондашларыбызның призлы урыннар яулавы сөенечле.
Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Амалия Гайниәхмәтова (укытучысы Рая Хамаева) мәртәбәле бәйгедә чыгыш ясап, икенче дәрәҗә Дипломга лаек булды. Махсус приз — телевизор белән бүләкләнде. „Иң яшь башкаручы” номинациясендә дә җиңү яулап, махсус приз иясе булды. Амалия бәйгенең Гала-концертында да катнашу хокукы алып, анда „Сыңрау торна” җырын башкарды. Әйтергә кирәк, Амалия вокал бүлегендә өченче ел шөгыльләнә. Иске Балтач урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Азалия Хәсәнова (укытучысы Рәзидә Әхмәтова)өченче урынны яулады. „Гөлкәем” җырын башкаруы отышлы булды. Азалия махсус приз — кесә телефоны белән бүләкләнде. Шул ук белем учагының 11 сыйныф укучысы Айгиз Хәйдәршин (укытучысы Рәзидә Әхмәтова) „Озын көй башкару традицияләренә тугрылыгы өчен” номинациясендә җиңүче дип табылды. Иске Тимкә авылы кызы Сөмбел Солтангалиевага (укытучысы Рая Хамаева) дипломант исеме бирелде.
— Безнең укучыларыбыз тавышларын үстерү буенча профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә. Аларның тавышлары куелган, алар академик тавыш белән җырлый, ә „Озын көй”дә халыкчан гади тавышка өстенлек бирелә, —дип тәэссоратлары белән бүлеште Рая Хамаева.
— Быел конкурсантлар арасында сәнгать мәктәпләре тәрбияләнүчеләре аз булды. Мәсәлән, Айгиз өлкәннәр белән бер категориядә көч сынашты. Укучыларым зур теләк белән мондый бәйгеләргә юллана. Ярыштан да бигрәк алар конкурсларда төрле җырлар отып ала, репертуарларын баета, иҗади яктан байый, үсә, камилләшә, — ди Рәзидә Әхмәтова.
Райондашларыбызны чираттагы җиңүләре белән котлап, арытабан да яңа үрләр яулауларын телибез.
Рифина ГАЛИЕВА