Балтачлылар, көнгә күпме су эчәргә кирәклеге турында беләсезме?

23 Октябрь, 2018 - 10:41

Кеше ашамый 40 көн яши алса да, су эчмичә бер атна да тора алмый. Адәм баласы үзенең яшәү дәверендә бик күп су эчә. Бигрәк тә безнең мөселман халкы 2-3 мәртәбә чәй эчмәсә, канәгать була алмый. Чәйне тәмле итеп пешерү өчен сыйфатлы су кирәк. Күп вакытта без чәйнең кыйммәтле сортлары, яхшы сыйфатлары турында гына уйлыйбыз. Ә менә чәй кайнаткан су турында уйга да кертмибез. Ә бит галимнәр әйтүенчә, чәй пешерүдә су әһәмиятле элемент булып тора.
Кеше организмы 70 процентка кадәр судан тора. Шул ук вакытта ул көн саен 2—2,5 литрга якын су югалта. Авыр эш башкарганда, артык эссе көннәрдә тәннең су югалтуы хәтта 10 литрга кадәр ђитәргә мөмкин. Бу 2—2,5 литр суны кеше көн саен кулланырга тиеш булса да, һәркем дә көненә 2 литр су эчми, шулай итеп организм җитешмәгән суны башка азык-төлектән ала. Без ашаган ризыкларда күп кенә су барлыгы билгеле. Мәсәлән, кыярда— 90, помидода— 90, алмада һәм балыкта—85, икмәктә—33 процент. Нәтиҗәдә, кеше 2—2,5 литр урынына 1—1,5 литр гына су эчә, калганы азыклар аша керә.Шуны да әйтергә кирәк, кеше организмы суны һәрвакыт бер режим белән кабул итәргә тиеш. Әгәр организмга су ђитешмәсә, кешенең бөерләре начар эшли башлый һәм аның баш мие эшчәнлегенә дә зур зыян килә. Әгәр кеше су артык кабул итсә дә, организмда көчергәнешле хәл килеп туа. Бөер эшчәнлегенә көч килә, йөрәк тә авыррак эшли башлый. Димәк, су эчүдә дә чама хисен белергә кирәк.