Балтачлылар, кабактан әзерләнгән ашларны яратасызмы?

23 Октябрь, 2018 - 10:34

Сүз нәкъ менә тутырган кабак турында бара, тутырган үрдәк тә, каз да түгел, ә тутырган кабак. Дөресен генә әйткәндә, мондый ризык турында күпләр белми. Баксаң, әлеге ризыкны элек-электән инде безнең әби-апаларыбыз бик яратып пешергәннәр.
Әмма да ләкин бүгенге заман хуҗабикәләре арасында бу борынгы һәм шул ук вакытта бик тә тәмле ризыкны әзерләүчеләр юк диярлек. Билгеле, ит ашказаны өчен шактый майлы, авыр ризык, Ә кабак майны сеңдерә алуы белән билгеле. Моннан тыш кабак бик тиз һәм җиңел эшкәртелә. Аны үстерүе һәм саклавы авыр түгел. Ул бик каты салкыннарда да туңмыйча саклана ала.
Кабакның өстенә капкач ясап, аның эчендәге барлык төшләрен алабыз. Кабакны шул рәвешле әзерләп куйгач, аңа эчлек әзерләргә кирәк. Моның өчен сарык, үрдәк яки каз итен сайлыйлар. Итне эрерәк кисәкләргә турап, аерым савытка салып куялар. Кош итен сөякләреннән аерып тормыйлар. Икенче бер савытка яхшылап юылган һәм бераз гына бүрттерелгән дөге яки карабодай салына. Икесен бергә салсаң да ярый. Тагын туралган суган, тоз, уылган борыч, лавр яфрагы һәм кара җимеш тә әзерләп куярга кирәк.
Кабакның капкачын ачып, эченә башта ит, соңыннан ярма, суган, тәмлеткечләр һәм җимеш салалалр. Барысын да бергә тутыргач, өстенә кайнар су да салына. Тутырган кабак әзер. Хәзер аны кайнар духовкага куеп пешерәсе генә кала. Ризыкның әзер булу-булмавын тикшерү өчен аның капкачын ачып, эчендәге әйберләрен кабып карарга мөмкин. Уртача зурлыктагы тутырган кабак 2—2,5 сәгать дигәндә пешеп тә чыга.
Пешкән кабакны өстәлгә алып куйгач, аның капкачын ачалар да зур кашык белән эчендәге әйберләрен болгаталар. Бу вакытта алдан салынган эчлек кабак белән бергә кушылган була. Өстәлгә куйгач һәр кеше үзенә күпме кирәк шулкадар салып ала.