Имән авылында— яшь фельдшер

18 Октябрь, 2018 - 16:58

Быел Нөркә, Иске Уразай, Тибел, Янтимер, Имән авылларында яшь фельдшерлар хезмәт юлын башлады. Чайковск шәһәрендә медицина училищесында һөнәр үзләштергән Гөлназ Фаридунова аларның сафын сентябрь аенда тулыландырды. Яшь белгеч туган авылы кешеләренең сәламәтлеге сафына басуыннан канәгать.
Авылларда эшләгән фельдшерларның күбесен бай тәҗрибә туплаган белгечләр тәшкил итә. Араларында хаклы ялда булганнары да, пенсия яше алдындагылары да байтак. Кайберәүләре эштән туктарга теләк белдерсәләр дә, аларны алыштырырга белгечләр юк. Яшьләрнең авылларга теләп бармаулары сер түгел. Төпкелләренә аеруча. Имән авылы, мәсәлән, район үзәгеннән 20 километр ераклыкта урнашкан. Биредә фельдшер булып эшкә башлаган белгечкә: ”Ничек монда эшкә калырга уйладың, бик ерак бит”,— дигән соравыма Гөлназ дәлилләр китереп җавапларын бирде. Иң беренчесе, ул шушы җирләрдә туып-үскән, һәм авылны бик яратканын белдерде. Шау-шулы шәһәр яшь кешенең дә күңеленә якын түгел икән.
Иң җитдие— авылдашларының фельдшерга можтаҗлыгы. Ул һәммәсен белә, аралашып яши. Аларның күбесе өлкәннәр, бик еш авырып китүчәннәр. Күбесе кеше яллап яки такси чакыртып район үзәк дәваханәсенә барырга мәҗбүр.
—Сентябрь аенда авыл клубында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча район җитәкчесе урынбасары Фирдәвис Рәхимов, район үзәк больницасының баш врачы Арсен Гарипов, Нөркә авыл биләмәсе башлыгы Флидә Гыйндуллиналар катнашлыгында зур җыелыш үтте. Халыкны борчыган сорау —авылда фельдшер булмау. Җитәкчеләр эш урыны тәкъдим иткәч, халык үтенечен кире кага алмадым, биредә эшләргә ризалык белдердем, —ди ул.
Фельдшер-акушер пункты әлегә кадәр утын ягып җылытыла. Имән авылында туып-үсеп, әлеге вакытта Мәскәү шәһәрендә яшәүче Илгиз Шайбәков бинаны ремонтлауда зур ярдәм күрсәткән. Үз исәбенә электр уты һәм җылыту системасын урнаштырган. Авылның өлкән яшьтәге апалары хәстәрлеге белән акча җыелып, профнастил сатып алганнар, авыл халкы тырышлыгы белән аның тирә-ягы уратылып алынган. Белгечкә җылы бинада эшләү мөмкинлеге булдырылган.
Әлеге мәлдә яшь фельдшер карамагында 138 кеше. Мәктәп яшендәге 7 укучы бар. Алтмыш яшьтән 90 яшькә кадәр —44. Кан басымын үлчәтү, уколлар ясату өчен килүчеләр күп.
Без бирегә юлланган вакытта Имән авылында 35 ел дәвамында фельдшер булып эшләгән Әнисә Нурисласламова яшь белгеч янына килде.
—Яшьләр эшли генә күрсен. Фельдшерсыз бигрәк авыр. Күптән хаклы ялда булсам да, авыл халкы укол ясатырга, кан басымын үлчәтергә өемә килә иде. Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырмын, —диде ул.
Яшь белгеч якты һәм җылы бинада эшләвенә шат. Эш белән бәйле сораулары туса үзәк район больницасы белгечләренә мөрәҗәгать итә. Алия Фәмиева, Светлана Имаевалар белән уртак тел табып эшлиләр. Ярдәм килергә әзер остазларына яшь белгеч рәхмәтле.
Авылларда эшкә кайткан белгечләрнең хезмәт юлы гомерле булсын, ни дисәк дә фельдшер авылда кешеләрнең күз төбәп карап торган хезмәт ияләренең берсе булып кала.
Рифина ГАЛИЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.