Авария хәлендәге торак йорт хуҗалары өчен сөенечле хәбәр

18 Октябрь, 2018 - 15:01


Район үзәге Якутов урамының 16нчы санлы йортының җимерелү алдында торганы хакында күп язылды. Биредә яшәүчеләр авария хәлендәге йортлары белән бәйле кискен мәсьәләне хәл итүне сорап бихисап инстанцияләргә мөрәҗәгать итте. Һәм, ниһаять, бу четерекле сорау да уңай чишелеш тапмакчы.
17 октябрь көнне район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, районның баш архитекторы Илдар Җиһангиров авария хәлендәге йортларда көн күрүчеләр өчен төзелеш алып барачак „Агропродукт” җәмгыяте җитәкчесе Марат Хәйруллин белән очраштылар. Әңгәмә барышында Якутов урамындагы 16 санлы йорттан тыш, авария хәлендәге Комсомол урамында урнашкан 21нче ике катлы йортта яшәүчеләр өчен дә фатир кирәклеге телгә алынды.Моннан тыш ятим балаларны да торак белән тәэмин итү мәсьәләсе игътибар үзәгендә булды. Яңа йорт Гагарин урамында сафка басачак.