Усман авылында ФАП төзелеше хакында җитди сөйләшү булды

18 Октябрь, 2018 - 10:49

Кичә, 17 октябрьдә, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Хакимиятнең эшләр башкаручысы Шамил Муллагалиев, социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча район Хакимияте башлыгы урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Альбина Гыйльметдинова, „Гаилә” төньяк районара үзәгенең Балтач районындагы бүлекчәсе мөдире Эльмира Гарифуллина, Нөркә авыл биләмәсә башлыгы Флидә Гыйндуллиналар катнашлыгында Усманда яңа фельдшер-акушер пунктын төзү буенча фикер алышу булды.
Район җитәкчесе Усман авылында булып, әлеге мәлдә халыкка хезмәт иткән фельдшер-акушер пунктының торышы белән танышты. Таш бинаның икенче катында урнашкан пункт өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча уңайсыз. Тар гына баскычлар. Өстәвенә, биредә җылыту системасы зур кыенлыклар тудыра. Бу үз чиратында даруларны саклауда да сораулар китереп чыгара. Бүлмәләр суыклыгы нәтиҗәсендә ак халатлы күпчелек очракта үзе авырулар янына бара. Төбәктә медицина хезмәткәрләре белән тәэмин ителеш соравы да күтәрелде. Нөркә биләмәсендә күптән түгел ике яшь фельдшер хезмәт юлын башлаган.
Әйтергә кирәк, Усман авылы фельдшеры Рәйсә Сөләймәнова 1985нче елдан биредә көч сала. Бай тәҗрибә туплаган ак халатлы әлеге мәлдә ярты ставкага эшли. Хезмәт хакына карап торган юк, кайда чакыру була— мин шунда йөгерәм, ди ул. Әлеге вакытта Усман авылында 114 кеше гомер кичерә. Күпчелеген өлкәннәр тәшкил итә. Олыгайгач авырулар саны арта, халык ярдәм сорап шул яңа бинага килер иде. Модульле фельдшер-акушер пунктында мохтаҗлыклыклар зур.
Район башлыгы әлеге мәлдә халыкка медицина ярдәме күрсәткән бинаның санитар-техник торышы белән танышты. Биләмә башлыгына ФАП төзеләчәк урыннның тирә-ягын тәртипкә китерергә, тиешле документларны барларга вакыт бирелде. Әлеге кадәр модульле фельдшер-акушер пункты Мата авылында сафка баскан иде. Тутагачта нигезе әзерләнгән.
—Киләчәктә безнең районда 12 ФАП төзелергә тиеш. Зур юл буенда урнашкан авылның мәчете әллә кайдан күренеп тора. Шәхси фермер биредә үз эшен алып бара, кибетләр эшли. Аның яңа фельдшер-акушер пункты да булырга тиеш, —диде Илгиз Субушев.
Рифина ГАЛИЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.