Балтачлылар бәйрәм көнендә дә спорттан аерылмады

12 Октябрь, 2018 - 15:50

Республика көне уңаеннан оештырылган спорт чараларына балтачлылар бердәм кушылды. Бәйрәм кәефе, җиңүгә омтылыш яңа үрләргә әйдәде.
Гүзәл зат вәкилләре арасында волейбол ярышлары район мәдәният сараеның спорт залында үтсә, ир-егетләрдән тупланган командалар „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында көч сынашты.Бәйгеләрдә җидешәр команда катнашты. Ир-егетләр арасында Көнтүгеш авыл биләмәсе командасы җиңүче дип табылды. Тучыбай авыл биләмәсе командасы — икенче урында, Югары Янактай авыл биләмәсе командасы өченче урынны яулады.
Гүзәл затлар арасында „Олимпия” командасына тиңнәр табылмады. „Уралочка” командасы — икенче урында. Көмьязы авылының җыелма командасы өченче урын алды.
Укучылар җиңел атлетикада үзләрен сынады. Икешәр ир ћәм кыз балалардан тупланган командалар 800 метр аралыкны йөгереп узды. Бу төр бәйгедә 12 команда көч сынашты. Иске Уразай мәктәбенең командасы беренче урынга лаек дип табылды. Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучылары — икенче урында. Түбән Иванай урта мәктәбе укучылары өченче урынны яулады.
Бәйрәм көнендә шахмат буенча да ярышлар оештырылды. Интеллектуаль спорт төрендә ике дистәдән артык кеше катнашты. Көчле зат вәкилләре арасында Иске Яхшый авылыннан Фәнзәви Миңнеәхмәтовка тиңнәр табылмады. Иске Балтачтан Альберт Шәйхлисламов икенче урынны яулады. Айнур Айдарбеков өченче урынга лаек дип табылды.
Гүзәл зат вәкилләре арасында Иске Ямурза авылыннан Анастасия Валиуллина җиңүче булды. Иске Дүртекәйдән Полина Тастиева икенче урынны яулады. Каргалыдан Ксения Гыйззәтова өченче урынга чыкты.
Рифина ГАЛИЕВА.