Йөз еллыкка — Штәнде авылында яңа мәктәп, балалар бакчасы

10 Октябрь, 2018 - 09:42

„Башкортстанның 100 еллыгына — 100 объект” акциясе кысаларында Штәнде авылында яңа мәктәп төзелә башлады. 80 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм 40 балага каралган балалар бакчасы бер бина эчендә урнашачак. Объектны 2019нчы елның 1 сентябренә төзеп файдалануга тапшыру планлаштырылган. Төзү һәм монтаж эшләрен башкару 144 миллион сум тәшкил итәчәк.

Объектны генераль подрядчы Рөстәм Хаҗиев җитәкчелегендәге чикләнгән җаваплылыктагы „Геострой” җәмгыяте төзи. Бина элекке мәктәп территориясендә урнашачак. Сентябрь урталарында җирнең өске катламы кырдырып алынып, туфрак читкә чыгарылган, аның урынына ташлы туфрак ташыганнар. Без биредә булган көнне эшчеләр агачларны төпләү белән мәшгуль иде. Нигез салу өчен траншея казылган, ташлар китерелгән.
Объект ике катлы, бик иркен мәһабат бина булмакчы. Уку кабинетлары, спорт заллары иркен. Спорт мәйданчыклары махсус резина белән каплатылып алыначак. Сабыйлар саф һавада уйнау өчен тышкы верандалар, мәйданчыклар каралган. Проект бик җентекле итеп төзелгәне турында бәян иттеләр. Канализация, грунт суларына кадәр барысы да күз уңында тотылган. Вентиляция һәм янгынга каршы тору чаралары да игътибар үзәгендә. Объект сафка баскач, аны тулысынча җиһазландыру да каралган.
Мәктәп бинасы керамик кирпечтән төзелә, 20 сантиметр калынлыктагы җылыткыч материал кулланылачак. Төзү материалларының төсе әлегә хәл ителмәгән. Бинаның тигез урында урнашмавы гына беркадәр сораулар тудыра.
— Шәһәр балалары гына түгел, төпкел авылларда яшәгән укучылар да мондый шартларда укырга лаеклы. Мәктәп заманча җиһазландырарыла. Озакламый бар техника бирегә күчерелә. Февраль башына объектны төзеп, түбәсен ябып куярга планлаштырабыз. Март айларында эчке эшләрен башкарырга ниятлибез. Киләсе елның 1нче сентябренә балалар яңа мәктәпкә килергә тиеш, —ди „Геострой” җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Дарик улы.
Әйткәндәй, Штәнде урта мәктәбендә бүгенге көндә Мата, Штәнде, Тушкыр, Әрдәгеш, Мәнәгәз авылларыннан 115 бала укый. Укучылар 1977нче елда төзелгән бинада белем алалар. Мәктәп директоры Әниф Акрамов эшләгән вакытта ул сафка бастырылган булган.
Безнең районнан тыш „Геострой” җәмгыяте „Башкортстанның 100 еллыгына — 100 объект” акциясе чикләрендә янә биш объект төзү белән мәшгуль.
Штәнде авылы халкы озак көтте бу вакыйганы. Башланган эшнең ахыры уңышлы булсын.
Рифина НИГАМӘЕВА.
ГАЗИМ ТАЛИПОВ фотолары.