Иске Балтачның беренче санлы урта мәктәбе укучылары Уфага сәяхәт кылды

9 Октябрь, 2018 - 16:04

Һәр халыкның үткәне бар. Тарихны белми торып, киләчәкне төзеп булмый, диләр.Үткәннәргә сакчыл караш, тарихи шәхесләр белән горурлану тойгылары, үзеңне Ватаныңның лаеклы кешесе итеп тою хисе мәктәптә укыган елларда тәрбияләнә.
Әдәби әсәрләр туган илне сөяргә, туган телне яратырга, тарихи шәхесләрен онытмаска, алар белән горурланырга, ата-ананы, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә. Республикабызның баш каласы— Уфада тарихи музейлар, истәлекле урыннар, һәйкәлләр, парклар бик күп. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрү яхшырак, ди халык мәкале. Шуны истә тотып, без, 6 „а” сыйныф укучылары, Уфага сәяхәткә юлландык.
Укытучылар Гөлчирә Мөкыймова, Елена Сираева, Миләүшә Тәкыйуллина экскурсиянең максаты, Уфаның тарихи урыннары, һәйкәлләр белән алдан таныштырдылар. Чара барышында үз-үзеңне ничек тотарга өйрәттеләр.
Без юлда. Әти-әниләр хәерле юл теләп, озатып калдылар.
Салават Юлаев... Бу исем безгә икеләтә кадерле. Чөнки аның эзләре безнең районда да салынган. Салават Юлаев һәйкәленә горурлану, соклану хисләре белән юлландык. Һәйкәлдә дә курку белмәс Салават Юлаев горур һәм батыр.
Ђиңү паркында булдык. Мәңгелек ут янында фотога төштек. Үзебезнең районга багышланган тактаташ янында таныш фамилияләрне укып, алар белән горурландык. Тыныч вакытта улларын югалткан аналарга багышланган „Сагышлы ана” һәйкәлен күрдек. Җир йөзендә сугышлар булмасын иде, дигән уйларыбыз ныгыды паркта йөргәндә.
Биек ноктага менеп Уфаның төрле объектларын күрү бәхетенә ирештек. Күңел ачу урыннарында булдык.
Безгә экскурсия бик ошады. Башкортстаныбыз, Уфа шәһәре турында яңа мәгълүматлар тупладык. Эчке дөньябыз тагын да матурланып киткәндәй тоелды. Бу көнне бездән дә бәхетле кеше булмагандыр. Зур рәхмәтебезне водитель Айдар абый Сәлимовка җиткерәсебез килә.
Нэйли МӘХМҮТОВА,
Эвилина ГАЛӘВЕТДИНОВА,
Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең
6 „а” сыйныф укучылары.