Ак халатлы сабыйның үлемендә гаепләнә

8 Октябрь, 2018 - 16:35

РФ Тикшерү идарәлегенең Башкортстандагы Балтач районара тикшерү бүлеге җыйган дәлилләр суд тарафыннан Аскын үзәк район дәваханәсенең 55 яшьлек врач –хирургына карата хөкем чыгаруга җитәрлек күләмдә дип танылды. Ак халатлы РФ Җинаять кодексының 109нчы статьясының 2нче бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды. (Һөнәри бурычын тиешле дәрәҗәдә үтәмәү һәм саксызлык нәтиҗәсендә үлемгә китерү).
2014 елда 2 яшьлек баланы эч авыртуына зарланып ак халатлыга алып киләләр. Табиб салкын караш белән, тиешле дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтми. Корсак куышлыгын өстәмә алымнар белән тикшерми торып, эч авырту диагнозы түгел дип, кече яшьтәге пациентны стационарга салмый, өенә кайтарып җибәрә.
Баланың хәле начарлану сәбәпле, әти-әнисе сабыйны янә больницага алып килә. Беренче мөрәҗәгать иткәннәнсоң 16 сәгать узгач, бала эчәкләр чуалуы нәтиҗәсендә больницаның хирургия бүлегендә җан бирә.
Үз гаебен ак халатлы тулысынча таныды. Караидел районара суды гаеплегә 2 ел азатлыгын чикләү рәвешендә җәза бирде.
Хөкем закон көченә керде.

Балтач районара тикшерү бүлеге.