“РАЙОН ПЕДАГОГЛАРЫ — БЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК”

5 Октябрь, 2018 - 17:28

Тантаналар

Район мәдәният сараенда Укытучылар көне зурлап билгеләнде. Бу көнге тантанада бәйрәм сәхнәсенә гомер буе һөнәрләренә тугры калып, бар тормышларын балалар тәрбияләүгә багышлаган ветеран укытучылар һәм алар артыннан атлаган урта, яшь буын мөгаллим, мөгаллимәләр, белгечләр күтәрелде.
Озак еллар дәвамында салган фидакарь һәм нәтиҗәле хезмәтләре, хезмәтләрендә ирешкән уңышлары өчен алдынгы хезмәт ияләренә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” билгеләрен, республика Мәгариф министрлыгының, район Хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды.
—Илебез, районыбыз киләчәге сез биргән белем сыфатына, аның тулылыгына бәйле. Педагог — җәмгыятебезнең игътибар үзәгендә. Бүген район мәктәпләрендә 424 педагогия хезмәткәре көч сала, шуларның 286сы — укытучылар. Аларга югары һөнәри осталык хас. Салган хезмәтегез, ихласлыгыгыз, хәстәрлегегез, түземлегегез өчен рәхмәт сезгә. Хаклы ялга туктаган ветераннар алдында баш иябез. Салган тырышлыгыгыз үзегезгә саулык булып кайтсын. Вакытыгызны, көчегезне кызганмый җәмәгать эшләрендә катнашканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! — диде Илгиз Әхвәс улы залдагыларны тәбрикләп.
Нинди генә дәвердә яшәсәк тә, укытучы хезмәтендә осталык, балаларга мәхәббәт төп таләп булып кала. Район мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмова үзенең тәбрикләү чыгышында нәкъ шуларны билгеләде.
—Бар гомерләрен изге һөнәргә багышлаган ветераннарны җылы сүзләр белән искә алабыз. Алар эшләгәннәр зур игътибарга лаек. Хөрмәтле укытучылар! Сезнең тырышлык белән лаеклы алмаш үсә. Бүген инициативалы кешеләр чоры. Нәкъ сез лаеклы шәхесләр тәрбиялисез. Район педагогы — безнең горурлык ул. Барчагызга да иртәгәсе көнгә ышаныч телим. 2018-2019нчы уку елы бар яклап та уңышлы ел булсын! — диде Зәлифә Әфләх кызы һәм хезмәтләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән педагогларга, тармак хезмәткәрләренә бүлекнең Мактау грамоталарын, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренерларына ГТОның алтын билгеләрен тапшырды.
Тантананың икенче өлешендә залдагыларга зур концерт программасы тәкъдим ителде. Гөлназ Шәрифуллина белән Руслан Халиков алып барган программа экраннан районның һәр белем учагы, мәктәпкәчә учреждениесенең уңышлары, көндәлек тормышы, хезмәт ветераннары, әлеге көндә хезмәт салган һөнәр ияләренең фотосурәтләреннән әзерләнгән слайд-шоу белән озатылды.
Ә программа тулысы белән укытучы, мәктәп темасына нигезләп әзерләнгән иде. Мәдәният сарае каршында Камилә Халикова җитәкчелегендә уңышлы эшләгән “Чаткылар” студиясендә шөгыльләнүче бер төркем үсмерләр “дәрестә” “Иң гүзәл кеше икәнсез...” дигән темага “сочинение яздылар”, һәркайсы программа барышында укытучы ия булырга тиеш сыйфатларны эченә алган “иҗат эшләреннән” өзекне укып ишеттерде. Ә “тәнәфес вакытында” районның “Гөрләвекләр”, “Зөлфия” үрнәкле, “Гүзәл” халык, “НЬЮ Данс” бию ансамбльләре, балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре, “Кояшкай”, “Белоснежка” балалар бакчалары хезмәткәрләренең ялгыз башкаручылары һәм ансамбльләре чыгышлары, Уразай урта мәктәбенең хатын-кызлар вокаль ансамбле, аерым мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре, мәдәният сарае каршындагы балалар вокаль ансамбле, мәдәният сарае хезмәткәрләре чыгышлары тәкъдим ителде.
Мәктәптә эшләү өчен иң элек укучыларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яшәргә, кайгы-шатлыкларын уртак¬лашып, күңелләрен аңлый белергә кирәк. Бүген укытучы үзе дә белемле, иҗади эзләнүчән шәхес булырга, һөнәри осталыгын камилләштерү өстендә даими эшләргә тиеш. Укучыларның иншаларыннан аңлашылуынча, районда нәкъ шундый һөнәр ияләре көч сала. Иң мөһиме — аларга охшарга, алар юлыннан атларга теләге булган яшьләр бар!
Аида ХӘЙРТДИНОВА.