Ифира Фиодосиевна хезмәтендә үз юлын тапкан мөгаллимә

5 Октябрь, 2018 - 11:43

Балтач районының мәгариф тармагы бүген ышанычлы кулларда. Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең югары категорияле математика укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, 2009 елда „Русиянең яхшы укытучылары” конкурсы гранты иясе Ифира Фиодосиевна ЗИЯТДИНОВА белән әңгәмәләшкәч, уйларымның хаклыгына инандым.
Мәктәп директоры Азамат Мәгъзүмов та төпле белгечне „Бәһасыз кадр. Үз эшенең остасы. Барлык законнарны белә. Белемен камилләштерү өстендә даими эшли, үз урынын тапкан кеше,” — дип билгели.
Балтач җирендә үзен тапкан, үз кешегә әйләнгән Ифира Фиодосиевна — Борай районы кызы. 1992нче елда Борай авылындагы 1нче урта мәктәпне тәмамлап Башкорт кооператив техникумына читтән торып укырга керә. Яшьтән математика фәненә туган кызыксыну кызны районның Көрҗә урта мәктәбенә алып килә. Биредә ике ел яшь буынга математика фәненнән белем бирә. „Укуны тәмамлагач барыбер математика факультетына укырга керәм!” дигән максат куйдым һәм шулай эшләдем дә,” — ди ул.
Башкорт дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына математика-информатика белгечлегенә укырга керә. Укуын тәмамлаган 1999нчы елда Иске Балтач авылында 2нче урта мәктәп ачылачагын ишетә һәм шунда хезмәт юлын башларга карар итә. 2000нче елның гыйнварында яңа мәктәп ишекләрен ачкан көннән башлап Ифира Зиятдинованың хезмәт биографиясе шушы белем учагына бәйле.
2012нче елдан укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары эше дә аның иңнәрендә. Ә укытудагы уңышлары исәпләп бетергесез. Аның укучылары һәр елны математика фәненнән профильле Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыралар, югары күрсәткечләргә ирешәләр. 2008нче елдан башлап 10нчы сыйныф укучылары математика фәнен Ифира Фиодосиевнада тирәнтен үзләштерә.
—Укучылар яхшы әзерлектә киләләр. Математика фәнен яраталар. Андый укучылар белән эшләве күңелле. Күпләр катлаулы мәсьәләләр табып үзаллы чишү юлларын эзлиләр. Таба алмасалар минем белән бәйләнешкә чыгалар. Бу эштә заман мөмкинлекләреннән уңышлы файдаланабыз. ВАТСАПта аралашабыз. Электрон порталлар аша дистанцион рәвештә укыту мөмкинлеге дә бар. Порталда теркәлү үтеп, үзем белем биргән укучылар белән даими бәйләнештә торабыз, — дип эшенең нечкәлекләре белән якыннан таныштырды мине балалар белән эшләүдән ямь тапкан мөгаллимә.
Мине мәктәпкә эшкә кайткан яшь белгечләрнең нинди әзерлектә килүе дә кызыксындырды.
—Яшь белгечләр белән эшләве рәхәт. Алар мобиль, заман белән бергә атлыйлар. Аңлатып, өйрәтеп бирсәң, шундук төшенеп алалар һәм эшне дөрес юнәлештә дәвам итәләр...
Дус, тату, бердәм белгечләрдән тупланган коллективта эшләвеннән канәгать мөгаллимә. Һәр белгечнең балаларга сыйфатлы белем бирергә тырышуын аерым билгели.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан хезмәттәшләренә, районның барлык укытучыларына Ифира ханымның теләкләрен дә ишетәсе килде:
—Барлык заманында яшибез. Барлык кешегә сәламәтлек, озын гомер теләр идем. Аллаһы безгә азрак сынаулар бирсен иде. Саулыкны сатып алып булмый. Ә дөнья малы табыла ул...
Ә сынаулар, эш җитәрлек безнең дәвер кешесенә. Язмышын мәгариф өлкәсе белән бәйләгәннәргә бигрәк тә. Иске Балтач 2нче урта мәктәбе агымдагы уку елында республика Мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе буенча М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты оештырган „Электрон укыту технологияләрен кулланып түгәрәкләр эше моделен эшләү һәм тормышка ашыру” проектында катнаша. Ифира Зиятдинова җитәкчелегендә белем учагы укытучылары Нурия Сабирова, Ралина Шакирова (математика), Светлана Сафиуллина, Регина Гайнетдинова (инглиз теле) үз предметлары буенча электрон түгәрәкләр эшләгәннәр, аларны яклаганнар һәм республикада иң яхшы ун эш исәбенә кергәннәр. Тиздән бу проект эшкә кушылачак һәма анда республиканың 6-8нче сыйныф укучылары теркәлеп өстәмә белем алалачак.
—Балалар өчен анда яңалыклар күп. Чагу видеодәресләр, видеопрезентацияләр бар. Бер елга исәпләнгән программа буенча занятиеләрдә катнашкан укучылар олимпиадаларга, имтиханнарга әзерләнгәндә файдасын һәм бу эшнең ярдәмен тоячак, — ди Ифира Фиодосиевна.
Иңнәренә йөкләнгән зур җаваплылыкны авырсынмый башкарырга гадәтләнгән мөгаллимә хезмәттәге төп бигеләнешен балаларга белем бирүдә күрә.
—Балалар белән үткәргән һәр минутым ялга тиң. Дәрестән җиңеллек, әйтеп аңлата алмаслык рәхәтлек алып чыгам, — ди ике дистә елга якын белем учагы сукмагыннан атлаучы укытучы.
Үзенең билгеләнешен, үз юлын тапкан кеше башка төрле була алмыйдыр да!
Аида ХӘЙРТДИНОВА.