Татар теленә сөю тәрбияләүче Эльмира Закирова

5 Октябрь, 2018 - 11:18

Адәм баласы гомер буе укырга мәҗбүр. Сынаулары да язмышның ансатлардан түгел, диләр. Мөгаллим укучысы киләчәгенә ныклы нигез бирергә мөмкин. Бигрәк тә тормыш асылын аңлаганнары.
Иске Уразай урта мәктәбендә өч дистә ел буена татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Эльмира Закированы шундыйлар исәбенә кертер идем. Студент чорыбызда, белем алганда, төгәл карашлы, нигезле фикерле, гадел һәм тырыш кеше буларак беләм үзен. Бертуган абыйсы Фоат Шәйнуров 5нче курста белем алганда, Башкорт дәүләт университетында филология факультетының татар төркемендә староста булды ул чакта. Кече сеңелесенә: "Сине татар теле укытучысы итеп күрәм. Бу китапларны махсус синең өчен алып кайттым ", дип бүләк итә. Апалары Рузалия Мәлик кызы исә Урай шәһәрендә гомер буе рус теле һәм әдәбиятыннан балаларга белем бирә. Өлкәннәре үрнәгендә Эльмира укытучы һөнәрен сайларга була. Биш бала арасында калганнары икътисадчы, водитель эшен үз иткәннәр. Әти-әнисе гомер буе сәүдә өлкәсендә көч салган, халык ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен тырышканнар. Элек-электән калган караш ул. Авыл җирендә мөгаллимнәр олы хөрмәт казана. Үзе укыткан фәненә бар тырышлыгын юнәлткәннәр бигрәк тә. "Кызыбыз яхшы укый, уйлап кына эш итүчән. Балаларны тәрбияләгәндә дә сабырлык кирәк. Булдырыр, кулыннан килер аның", дип ул чакта ата-ана Эльмираның киләчәген күзаллаган.
Биш ел студент мәле энә белән кое казуга тиң чор. Фән нечкәлекләрен үзләштергәннән соң гамәлдә белемне кулланыр чак җитә. Тәгаенләү кәгазе буенча Эльмира туган районына кайта. Биредә үзенә Тучыбай яисә Иске Уразай урта мәктәпләренә барып эшләүне сайлау форсаты тия. Ераграк авылга барырга исәпләвен белеп калгач, әтисе Мәлик Шәйнур улы кече баласын якын авылда эшләргә үгетли. Күп очракта кыз баланың язмышы хезмәт юлын башлаган авылы белән бәйле булучан, монысын тормыш тәҗрибәсе күрсәтә. Татар теленә булган мәхәббәтен балаларда тәрбияли ала. Ни дисәң дә ана телендә сөйләшә башлаганнар ягымлы аралашу серенә ия. Көендергән дә тел, сөендергән дә тел, дигән хакыйкать яши халыкта. Үз эшенең асылын белеп дистә еллар дәвамында эшләгән мөгаллимә уңай нәтиҗәләргә ирешә. Укучылары республика күләмендә сочинение буенча һәм татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиадада призлы урыннар ала. Янә аларның районда "Тукай моңнары" һәм башка сәнгатьле шигырь уку конкурсларында алдынгы буларак билгеләнүе яхшы күрсәткеч. Эльмира Мәлик кызы "Ач, шигърият, серләреңне..." темасы буенча татар теле буенча семинар үткәрүен районның тел белгечләре югары бәһалый. Даими үз өстендә эшләгән белгеч дәресләре тәрбияви әһәмияткә ия булуын районда ана телен укыткан хезмәттәшләре билгели. Камилләшү юлындагы шәхес "Ел укытучысы" бәйгесендә " Мөгаллимә осталыгы һәм югары дәрәҗәдәге талант" номинациясе буенча җиңүгә ирешә. Иске Уразай урта мәктәбенең 25, 40, 50 еллык юбилейларын киң билгеләгәндә, Эльмира Мәлик кызы чараның сценариен язып филолог буларак үз иҗади сәләтен күрсәтә. Авылның 300еллык юбилеенда татар телендә һәр катнашучыны әсир итәрлек чара сценариен яза һәм алып бара. Укымлы, фәлсәфи мәкаләләр авторы буларак та үзен "Балтач таңнары" гәзите абунәчеләренә танытты. Укучыларын да каләм тибрәтергә, матурлыкны, игелекне күрә белергә өйрәтергә омтыла белгеч. Туган тел аша дөньяны яратырга өнди. Күренекле әсәрләр турында дәрес алып барганда урындагы матбугат, шигърияткә тоемлы урын бүлә. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып көч салганда белем белән бергә кеше өчен рухи төшенчәне аңлатуга басым ясый. Дөньяда аһәңлелек мөһим. Аның әһәмиятен кече чактан аңлатып калу хәерле. Җиңү көнен билгеләгәндә дистә еллар элек вафат булганнарның батырлыкларын күз яшьләре белән искә алу, һичшиксез, бала күңелендә тирән эз калдыра. Бу буш сүз түгеллегенә үз тәҗрибәсендә ничә тапкыр инанган инде. Эльмира Закирова Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Иске Уразай кызы Мөнәвәрә Корбанова язмышы белән кызыксына. Форсат чыгу белән Кырымга барганда Мөнәвәрә Фазылбәк кызы вафат булган Ростов өлкәсе Тацинский районда туктала. Укучыларына якташы каһарманнарча һәлак булган төбәк турында эзтабарлар кебек форсат чыгу белән аңлатып сөйли. Дәресләрдә белем һәм тәрбия үрелеп баруы эзсез калмый. Укучыларының нинди һөнәр сайлавы гына түгел, ә юньле кеше булуларын максат итеп куя һәм тәрбия аша моңаирешә.
Туган җиргә караганда торган җир яхшы, дигән әйтем бар халыкта. Әйтем игелекле киленнәргә тәүге чиратта кагыла кебек. Хуҗалыкның алдынгы механизаторы Дамир Закиров белән гаилә корып, булдыклы кыз Ирина һәм ул Илгизне олы тормыш юлына чыгаралар. Закировлар династиясендә игелекле эшләр дәвамчыларын үз үрнәгендә тәрбиялиләр. Тормыш иптәше Дамир Миңнемулла улы эшендә алдынгы, уңган. Гаилә башлыгы белән фикерләре уртак. Балалары әти-әнисе үрнәгендә тырыш һәм җаваплы. Өлкәннәре Ирина БДУның химия факультетын тәмамлаган. Әле аспирантурада читтән торып белем ала. Шул арада мәктәпкәчә белем бирү белгечлегенә ия булып, ягъни икенче югары белем алган үзе. Тик яхшы билгеләре булган ике дипломлы белгеч ул хәзер. Кияүләре Шамил Хисаметдинов белән оныклары Динис һәм Рөстәмне тәрбиялиләр. Уллары Илгиз Башкорт аграр университетын тәмамлаган. Тормыш иптәше Айгөл белән Уфа шәһәрендә төпләнгәннәр. Ата-ана өчен иң мөһиме балалардан юньле хәбәр алу. Закировларны газизләре шатландырып торалар. Миңа калса, һәр кеше гаиләсеннән, эшеннән канәгать булса үзен тулысынча бәхетле итеп саный аладыр. Якыннарны бәхетле итү, укучыларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләү бер дә ансат түгел. Һичшиксез, моңа ирешү өчен бихисап тырышлык һәм көч кирәк. Ә Эльмира Мәлик кызы моңа бар булмышын багышлый.
Рима ВӘЛИЕВА.