Алдынгы мәгариф хезмәткәре Роза Мозафарова үз үрнәгендә укучыларны тәрбияли

5 Октябрь, 2018 - 10:04

Сәйтәк урта мәктәбе директоры, укытучы Роза Мозафарова 35 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. БРның мәгариф алдынгысы, югары категорияле укытучы мәктәп, җәмәгать тормышы, сайлау кампанияләрендә „кайнап” яшәгән актив, хөрмәткә һәм ихтирамга лаек мөгаллимәләрнең берсе.
Укучыларның исән-имин булып, белем үрләрен яулавы, мөгаллимнәрнең эш нәтиҗәсе югары булуы өчен җавап тоту кебек бурычлардан алып хуҗалык эшләре кебек мәсьәләләргә кадәр контрольдә тота ул. Аның өчен вак мәсьәлә юк. Бүген биредә Сәйтәк, Иске һәм Яңа Дүртекәй, Иске Ямурза, Нөркә, Түбән һәм Югары Кансөяр авылларыннан 95 укучы белем ала. Укыту системасында көч салган 29 хезмәткәр, һәр бала өчен җавап тота ул. Мәктәп каршында эшләгән балалар бакчасы да аның карамагында. Биредә вакытлыча гына эшләп торырга ниятләгән яшь укытучы өч дистә елдан соң мәктәп коллективын җитәкләрмен дип һич уйламагандыр.
Усман авылы кызы Роза Каниф кызы Бөре дәүләт педагогия институтының инглиз һәм немец телләре факультетын кызыл дипломга тәмамлаганнан соң хезмәт юлын Түбән Сикияз урта мәктәбендә башлый. Өч ел тәҗрибә туплаганнан соң, Сәйтәк урта мәктәбенә инглиз теле һәм сыйныфтан тыш чараларны оештыручы булып эшли башлый. Белем учагы элек-электән төпле белемле мөгаллимнәр белән дан тота. Мәктәп директоры Нил Нуриев, укыту эшләре буенча директор урынбасары Резида Казыйханова, пионервожатый Раушана Маннановалар белән эшләү бәхете тиде дип ассызыклый ул.
— Мәктәптә гөрләп эшләдек. Өлкәннәргә ярдәм итү булсынмы, колхоз басуында салам яндыру, ындыр табакларында эш булсынмы— барысын да балалар белән бергәләп башкардык. Стена гәзитләрен укучылар чиратлашып чыгара. Унөч гектар мәйданда мал чөгендере үстерә идек. Эшләргә дә, укырга да вакытын таптык. Бүгенге көндә үз һөнәрен яраткан укытучылар белән бергәләшеп эшлибез, —ди Роза Каниф кызы.
Роза Мозафарова директор вазифасында — 5 ел. Укытучылар коллективы бер чарадан да читтә калырга тырышмый. Укучылар олимпиадаларда, төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар яулый. „Русиянең иң яхшы 100 мәктәбе” конкурсы җиңүчесе булалар. Белем учагын яңа уку елына әзерләү буенча 3 ел рәттән алдынгы урыннар били.
Мәктәп коллективы авыл, район күләмендә үткәрелгән бер чарадан да читтә калмый.Мәктәпнең „Ләйсән” хатын-кызлар анасамбле һәр чараның бизәге.
Хатын-кыз эшеннән тыш, гаиләсендә дә үзен тапса бәхетле. Тормыш иптәше Роберт белән өч балага гомер бүләк иткәннәр. Өлкән кызлары Светлана әнисе юлын сайлаган. Ул Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә балаларга инглиз телен укыта. Игезәк улларын— Динар һәм Линарны сәхнә тормышы белән кызыксынып яшәгән һәр кеше беләдер. Егетләрне биюче, җырчы буларак тамашачы яхшы белә. Алар икесе дә Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалын тәмамалап, хезмәт юлын башлаган мәлләре.
Гаиләсендә дә, эшендә дә алдынгы сызыкта барган кешене күпләргә өлге итеп куярлык.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.