Петрушка — бар чирдән дәва

2 Октябрь, 2018 - 14:47

Бу талымсыз үләнне Борынгы Эллада һәм Римдә белгәннәр һәм аны „петроселинум” — ташта үсүче, дип атаганнар.
Халык медицинасында аны күптәннән кулланалар. Ул организмны ныгыта, тир чыгару, бәвел куу, организмдагы ташларны эретүче, авыртуны басучы һәм мускулларныњ көчен арттыручы үзлекләргә ия. Ул витаминнарга, бигрәк тә С витаминына ифрат бай. Петрушка организмнан тозны, бәвел кислотасын куа.
Яшел петрушка атеросклерозны дәвалый. Артык симергәндә, бавыр, бөер, сидек куыгы чирләре булганда аныњ тамыры кулланыла. Петрушка суты бөердәге, сидек куыгындагы ташларны эретә. Чит ил галимнәре диабет белән авырганда петрушка үләнен һәм тамырын даими кулланырга кињәш итә, чөнки ул кандагы шикәрне киметә.