Иске Янбайның орденлы укытучысы

2 Октябрь, 2018 - 12:12

Иске Янбай авылында район укытучылары арасында Октябрь революциясе орденына лаек булган бердәнбер мөгаллимә Мәсидә Корбанова яши. Бар гомерен балаларга рус теле һәм әдәбияты буенча белем бирүгә багышлаган ул. Кырык алты ел элек бирегә килеп төпләгән Мәсидә Габдулла кызы берничә буын укучыларына бөек Пушкин, Толстой теленә сөю тәрбияләгән.
Мәсидә Габдулла кызы чыгышы белән Көмьязы авылыннан. Балачагы үтә авыр елларга туры килә, унбер баладан бер атна эчендә йогышлы авырудан ике бертуганы фани дөньядан киткәнен искә ала. Биш бертуган:3 кыз һәм ике ир бала үсә. Әтиләре авырып бик яшьли һәлак була. Әнисе ялгызы балаларны тәрбияләп аякка бастыра. Әнисенең:
„Дөнья өчен көймәдем,
Дөнья өчен көяр идем,
Рәхәтен күрмәдем”, — дип җырлавын әле булса хәтерли. Мәсидәдә кечкенәдән укуга омтылыш көчле була, Көмьязы җидееллык мәктәбен Мактау кәгазе белән тәмамлаганнан соң, Бөре шәһәрендәге педагогия училищесына юллана.Ике елдан соң уку йорты ябылу сәбәпле, 1 елын— Кушнаренда, соңгы елын Бәләбәй шәһәрендә укып кулына диплом ала. Яшь укытучы хезмәт юлын Иске Янбай мәктәбендә башлый. Икенче елны аны Яңа Яхшый авылындагы башлангыч мәктәпкә җибәрәләр. Биредә өч чирек укыткач, арытабан аны комсомолның район комитетына гомум сектор мөдире итеп тәгаенлиләр. Өч ел стаж туплаганнан соң ул Бөре педагогия институтына юллана. Көндезге бүлектә ике ел укый, аннары югары уку йортын читтән торып тәмамларга мәҗбүр була. 1964нче елда югары белемле укытучы буларак Көмьязы мәктәбендә хезмәт юлын дәвам итә. Иске Янбай авылы егете Фәрит Сәлим улына кияүгә чыккач, иптәшенең туган авылы —Иске Янбайда төпләнә.
—Без эшләгән елларда параллель: „а” һәм „б” сыйныфлары бар иде. Һәрберсендә 25шәр укучы. Сыйныф бүләмсендә йөрергә урын калмый. Чокалы, Бигелде, Солтангол авылларыннан балалар җәяү йөреп укый. Акрынлап укучылар саны кимеде, бераздан бер сыйныфта 34шәр укучы калды. Укучылар тырыш булдылар, ярышып укыдылар. Укытучыны хөрмәт итү, аңардан курку хисе көчле иде. Хәзер укучылар үзләрен бигрәк иркен тоталар. Бу яхшымы, түгелме икәнлеген белмим. Безнең чорда тыйнаклык, эшсөярлек кешене бизәгән төп сыйфатлар иде,— ди язмамның герое.
Сыйныфлар арасында һәр атнада чиратлашып концертлар кую, түгәрәкләргә йөрү, дәрестән соң алып калып, өстәмә шөгыльләнү, имтиханнарга әзерләнү, ата-аналар белән очрашулар, балаларның өйләренә барып тикшерүләр —болар барысы да дәрестән тыш үткәрелгән чараларның бер өлеше.
„Ул елларда бар кеше дә бертөрле иде, масаеп йөрү беркайда да кабул ителми. Һәр кеше үзенә йөкләтелгәнне башкара. Балалар һәм ата-аналар укытучы кушканга битараф калмыйлар иде,”—дип үткәннәрен искә ала.
Мәсидә Корбанова эшне төгәл үтәргә ярата. Укучыларын да эшкә башлаганчы аның ахыры нинди булыр дип уйларга кирәк дип өйрәтә. Төгәллек, җыйнаклык аны бизәүче төп сыйфатлар. Таләпчән була. Үзенә кушылганны җиренә җиткереп башкара, укучыларыннан да шуны ук таләп итә.
Балалар гадилекне үз итә. Һәр чарага ул укучылары белән берлектә әзерләнә. Стена гәзитләре чыгару, тимур эшләре яки урманнарга сәяхәт булсынмы укытучы әйдәүче ролен башкара.Чиратлашып стена гәзитләре чыгаруны практикалаштыра. Укучылар диктант, инша язу өчен үз теләкләре белән дәрестән соң калалар иде дип билгели. Укучылары арасында Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы Фәндәлисә Закирова, Әмзәдә укытучы булып эшләгән Мөнир Ахуновлар аның юлын сайлап, ихтирамлы мөгаллимнәр буларак танылу алалар.
Укытучылар коллективын бер максат берләштерә. Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Ралия Шакирҗанова, Рәшит Акамовлар белән бер-берсенә ярдәмләшеп эшлиләр. Кочак –кочак дәфтәр тикшерү, дәрескә әзерләнү, укучыларның белемнәрен тикшерү өчен кулдан карточкалар, күрсәтмә әсбаплар әзерләү белән вакыт сизелми дә кала. Тырыш хезмәте өчен „Халык мәгарифе отличнигы” билгесенә лаек була. Өлкән укытучы, хезмәт ветераны исемнәре бирелә. Мәшәкатьләргә чорналап мәктәп еллары узып китә. Мәсидә Габдулла кызының хаклы елга туктавына ике дистәдән артык вакыт узып киткән. Шушы көннәрдә 80 яшьлек күркәм юбилеен каршылаган авылның ак әбисе яңалыклардан арта калмый. Күпләп гәзит-журналлар алдыра, дини китаплар укый. „Балтач таңнары” гәзитенең тугры дусты ул.
Тормыш иптәше белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Өлкән кызлары Раушания Ростов өлкәсендә яши. Икенчесе һәм кечесе: Рәмзия һәм Римма Нефтекама шәһәрендә гомер кичерәләр. Барысы да гаиләле, балалар, оныклар үстерәләр. Тормыш иптәше фани дөньяны калдырып киткәч, Мәсидә Корбанова үзләре корган ояларының җылысын суытмый, туган нигезендә гомер кичерә. Алты оныгына, ике турунына сөенеп салмак кына гомер көзләреннән атлый.
Рифина НИГАМӘЕВА.