Тушкырда узган күчмә утырышта өлкәннәрнең яшьләрне тәрбияләүдә роле

21 Сентябрь, 2018 - 16:42

Кичә, 20 сентябрҗ көнне авыл советы биләмәсе башлыклары, урыннардагы ветераннар оешмалары җитәкчеләре, төрле ведомство җитәкчеләре Тушкыр авылының мәдәният учагына күчмә утырышка җыелды. Урыннарда ветераннар советы җитәкчеләре ничек итеп эшләрен оештыра, нинди алымнар яхшы нәтиҗә бирә, демография, патриотик һәм дини тәрбия, пенсия реформасы һәм башка бик күп мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Фикер алышу, проблеманы уртага салып сөйләшү белән дә отышлы булды әлеге чара.
„Үсеп килүче буынны төрле социаль афәтләрдән саклауда, авыр тормыш хәленә дучар булган гаиләләргә ярдәм кулы сузуда, бихисап проблемаларга тарыган ялгыз хатыннарга ярдәм итүдә өлкәннәр читтә калырга тиеш түгел. Гаиләләр таркалуында, аларның тәртип бозуында күпчелек очракта эчкечелек гаепле. Тормыш мәктәбен үткән өлкәннәр, мондый очракларда сез ярдәмгә килегез, сезнең сүзегез үтемле”, — диде күчмә утырышны ачып район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов. Чынлап та өлкәннәрнең яшьләргә әйтер сүзе фәһемле. Күпне күргән, күпне кичергән кешеләр яшьләрне начарлыкка өндәмәс. Соңгы вакытта районга социаль яктан тотрыксыз булган гаиләләр күченеп кайтуына борчылуын белдерде. Фирдәвис Гайнел улы төзелешләргә аерым тукталды. Штәнде авылындагы урта мәктәп, фельдшер-акушер пункты, Күзәй юлы, Тушкыр, Штәнде авылларында су кертү, авылларда зиратларны ремонтлау кебек төзелешләргә аерым тукталды. „Реаль эшләр”, ”Урындагы башлангычларны яклау” программалары кысаларында башкарылган эшләрне барлап, киләчәктә аларга актив кушылырга өндәде. Ярдәмгә мохтаҗ, караучысыз калган өлкәннәр, балалары „оныткан” әби-бабайлар язмышына да кагылды. Финанс белемнәре җитмәгәнлектән кредит алып, бурычка көн күргән яшьләргә, эчкечелек сазлыгына батканнарга берсенә дә кул селтәргә ярамый дип белдерде ул, чөнки без бер авылда яшибез, бер-беребезнең кайгысына битараф булмаска тиешбез, диде ул. Бергәләп тотынганда гына халыкның көнкүрешен яхшыртырга мөмкин, мохтаҗларга ярдәм итә алачакбыз, диде ул. Бу көнне Яңа Балтач авылында яшәүче Рәфкатъ Фәйрушинга 80 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан район Хакимияте башлыгы, районның ветераннар советы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Әйтергә кирәк, Рәфкатъ абый гомере алдынгы механизатор булып көч сала, бүгенге көндә тормыш иптәше белән балалар һәм оныклар ихтирамына һәм игътибарына төренеп яши. „Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнгән Җәмилә һәм Рәфкатъ Фәйрушиннар яшьләргә өлге булып тора. Бар гомерен балалар укытуга багышлаган Гөлшат Ихсанова мәдәни чараларның уртасында булганы, халыкны матурлыкка, яхшылыкка өндәгәне өчен шундый ук бүләкләргә лаек булды.
Тушкыр авыл биләмәсе башлыгы Булат Әгъләмов килгән кунакларны сәламләп, халык саны, аларның мәшгульлеге, үткәрелгән чаралар хакында сөйләде. Арытабан фәһемле чыгышлар башланды. Район мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмованың чыгышы мәктәпләрдә патриотик тәрбия бирүгә багышланды.
„Гаилә” төньяк районара үзәгенең Балтач районындагы бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Светлана Гәрәева өлкән яшьтәге кешеләрне гаиләгә кабул итү, аның таләпләре, ярдәмгә мохтаҗ олыларга һәм караучыларга аның отышлы яклары хакында сөйләде. Бүгенге көндә районда 4 гаилә өлкән яшьтәге кешеләрне карауга алганын бәян итте.
Иске Балтач авылының „Үзәк” мәчете имам-мөхтәсибе Филүс Камалетдинов районда хәрәкәт иткән 35 мәчетнең барысы да яшьләрне яхшылыкка өндәвен билгеләде. Эчү, наркомания кебек начар күренешләр яшьләрне көрчеккә илтәргә мөмкин вакыта бу бик актуаль мәсьәлә. Күп балалы, әти-әнисе вафат булган сабыйларга, инвалидларга кулдан килгәнчә ярдәм итүләрен белдерде. Мәчетләрне кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Яхшылыкта, изгелектә бер-беребезгә таянып, ярдәмләшеп яшик, дигән сүзләр белән чыгышын тәмамлады ул.
„Изге уй” коммерцияле булмаган автономлы оешма” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге директоры Фәридә Гәрәйшина өлкән буын вәкилләренә карата Хөкүмәт тарафыннан зур хәстәрлек булуын билгеләде. Районның 39 авылында 23 социаль хезмәткәр мохтаҗларга хезмәтләр күрсәтүен билгеләде. „Радуга” кулланучылар җәмгыяте рәисе Гөлнара Рәҗәпова да өлкәннәрне һәрвакыт игътибар үзәгендә тотып эшләгәннәрен бәян итте. Мәсәлән, Текән, Мәнәгәз авылларында күчмә сату оештыру да өлкәннәрне күз уңында тотып эшләнелгән. Пенсия фондының Балтач районындагы идарәлеге начальнигы Кадим Сәитов пенсия реформасының мөһимлеген башка илләр белән чагыштырып, аның кирәклеген исбат итте.
Тушкыр, Түбән Сикияз, Көндәшле авылларының ветераннар советы рәисләре Зикаф Гайнаншин, Зәки Мифтахов, Фәйзелгаян Нәртдинов урыннарда эшләр ничек оештырылуын, проблемаларны ничек хәл итүләре турында чыгыш ясадылар. Өлкән
буын вәкилләре авылларда халык саны кимү, эшсезлек, колхозларның бетүенә борчу белдерделәр.
Яңа Ямурза авылыннан Хәнәфи Вәлиев урыннарда Өлкәннәр көне үткәрү өчен район бюджетыннан материаль ярдәм күрсәтелсә иде, Шәвъядыдан Вәлдиян Бадамшин Бөек Җиңүнең 75 еллыгына район үзәгендәге „Сагышлы ана” һәйкәле янәшәсендә һәр авыл биләмәсеннән ничә кеше сугышка киткән, ничәсе кайткан турында мәгълүматлар язылган тактаташ урнаштыруны сорап чыгыш ясадылар. Озак еллар районның ветераннар советын җитәкләгән Риф Шәрипов җәмгыятьнең уңышлы эшләвен теләде. Күчмә утырышны оештыруда зур көч салган районның ветераннар советы рәисе Гали Сәрвәртдинов мондый чараның әһәмияте зур булуын билгеләп, киләчәктә очрашырга кирәклеген әйтте. Чынлап та авылларда яшәүчеләрнең күпчелеген өлкән яшьтәге кешеләр тәшкил итә. Аларны хәсрәтләре белән үзләрен генә ялгызлары калдырга ярамый. Өлкәннәр көне алдыннан гына түгел, даими аралашу, фикер алышу кирәклегенә басым ясалды.
Чараны район мәдәният сарае хезмәткәрләренең һәм Тушкыр авылы үзешчәннәренең концерты тагын да җанландырды. Түгәрәк өстәл артында күмәкләшеп чәй эчүләр араларны тагын да якынайтты.
Рифина ГАЛИЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.