Богданлылар Ләйсән һәм Рәвит Саяповлар күп балалы, өлгеле гаилә

21 Сентябрь, 2018 - 16:25


„Ана даны” медале белән әлегә кадәр районда 93 хатын-кыз бүләкләнгән булган. Узган җомгада аларныњ сафлары янә тулыланды: ике райондашыбыз бу югары наградага лаек булды. Богдан авылыннан Ләйсән Саяпова һәм Иске Тимкәдән Лилия Шәњгәрәевалар күп балалы аналар буларак хөрмәтләнде.

Күп бала тәрбияләү беркайчан да җињел булмаган. Бүгенге көндә бик сирәкләр генә бу җаваплы адымга барырга базнат итә. Хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтелсә дә, тәү чиратта үзењ дөнья көтәргә тырышырга тиешсењ. Эшчән, сабыр холыклы булсањ гына балаларны җитеш һәм мул тормышта яшәтергә мөмкин. Богдан авылында гомер итүче Ләйсән һәм Рәвит Саяповларныњ уњганлыгы, тырышлыгы ихаталарына килеп керү белән чагыла. Бар җирдә чисталык, тәртип, төзеклек. Уњган хуҗалар күпләп мал-туар, кош-корт карый. Бал кортлары тота. Бакча һәм басуда бәрәњге үстерәләр. Үзләреннән артканын сатып керем алалар. Биш баланыњ һәммәсен дә кул арасына керү белән хезмәткә өйрәтеп үстергәннәр. Тәрбияләүдә ињ мөһиме—ата-ананыњ үз үрнәге, диләр. Бу яктан Ләйсән Рим кызына да, Рәвит Фәрит улына да сүз тидерерлек түгел. Икесе дә уњганнар, тырышлар.
Гаилә башлыгы Рәвит Саяпов озак еллар алдынгы комбайнчыларныњ берсе була. Әлеге вакытта ул Штәнде ит хәзерләү комплексы директоры вазифасын башкара. Ләйсән Рим кызы Богдан гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Хезмәт стажы — 21 ел. Эшендә дә, гаиләсендә дә сабыр холкы, тыйнаклыгы, тырышлыгы өчен яраталар. Ләйсән Рим кызы тәүдә Бөре педагогия институтыныњ биология факультетын тәмамлый. Арытабан Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетыныњ башлангыч сыйныфлар факультетында квалификациясен үстерә. Беренче категорияле укытучы соњгы елларда авылда балалар саныныњ кимүенә борчыла. Бүген ул беренче һәм икенче сыйныфта, нибары 4 баланы укыта.
Саяповларныњ биш баласы— биш сөенече. Өлкән уллары Нияз Башкорт дәүләт университетыныњ 4нче курс студенты. Икенче уллары Ильяс БДУныњ Бөре колледжында 2нче курста белем ала. Өченче уллары Илгиз— алтынчы, кызлары Илгина 4 сыйныф укучылары. Кече кызлары Назгөл Иске Тимкә авылындагы „Акбузат” балалар бакчасына йөри.
—Балалар төп ярдәмчеләребез. Барлык эшне бергә башкарыбыз. Күзләр тимәсен, барысы да тыњлаучан. Укуда да сынатмыйлар, „4” һәм „5” билгеләренә өлгәшәләр. Печән чабу, утын кисү, бакча эше булсынмы— барысын да бердәм башкарабыз, улларыбыз техникага әвәс. Авылда яшәүнењ авырлыгы юк, бары тик тырышырга кирәк, — диләр Саяповлар.
Бар терәкләре, өметләре — балаларда. Тормыш сынауларын да балаларга таянып, бергәләшеп үткәргән алар. Балалар да әти-әниләренењ тырышлыгын санлап, киләчәктә изгелеккә яхшылык белән җавап кайтарсыннар. Сөенечле хәбәрләр генә ишекләрен шакысын. Ләйсән Рим кызы югары билгеләргә лаек. Балаларыныњ шатлыклы хәбәрләренә, җињүләренә сөенеп яшәргә язсын.
Рифина НИГАМӘЕВА.