Балтач хат ташучылары замана куйган таләпләрне үтәргә тырыша

21 Сентябрь, 2018 - 15:59

Хат ташучылар гәзит-журналларга яздыру, вакытлы матбугатны хуҗасына соңлатмый илтеп җиткерү, товар сату белән мәшгуль иде. Сентябрь аеннан аларга яңа бурычлар өстәлде: хәзер хат ташучылар мобиль почта-касса терминаллары аша халыктан зәңгәр ягулык, электр энергиясе, телефон өчен түләүләр, төрле органнардан җибәрелгән штрафларны кабул итә ћәм урыннарда квитанцияләр бирәчәк.
Борай почтамты начальнигы урынбасары Әдис Рәшит улы әйтүенчә, район үзәгенә — 3, авыллардагы почта бүлекчәләренә 9 мобиль почта-касса терминаллары кайтартылган. Карыш, Иске Тимкә авыллары хат ташучылары бу яңалыкны беренчеләрдән булып үзләштереп, халыктан төрле түләүләрне кабул итә башлаган да инде. Шушы көннәрдә Нөркә, Штәнде, Яңа Ямурза авылларындагы почта бүлекчәләренә смартфоннар кайтарылуы көтелә. Яңа төр хезмәт хат ташучылардан игътибарлы булуын таләп итә. Телефондагы бер санга ялгыш бассаң да акча адресатына барып җитми дигән сүз.
Халык өчен уңайлыклары шактый: ничәмә чакрымнар үтеп, район үзәгенә йөрисе юк, хат ташучы өегезгә килеп үзе барлык хезмәтләр өчен түләүне башкарачак. Өлкәннәр, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, сәламәтлекләре начар булган кешеләр әлеге яңалыкны шатланып кабул итте.
Хат ташучылар династиясеннән булган Гөлнара Вәлиева 10 ел дәвамында Шәвъяды, Текән авыллары халкына гәзит-журналлар китерә. Әтисе, каенанасы шушы авылда хат ташучы булып хаклы ялга туктаганнар. Гөлнара Әлфит кызы да авылда күптәннән үз кешегә әверелгән. Эшенә җаваплы карый, планнарны даими үти, ай саен якынча 15 мең сумлык якын товар сата.
—Әлегә кадәр дә өлкән яшьтәгеләр электр энергиясе, зәңгәр ягулык, телефон өчен акчаларын миңа биреп җибәрәләр идем. Почта бүлекчәсенә илтеп түләгәч, квитанцияләрен кирегә итеп бирә торган идем. Яңа төр хезмәт эшебезне җиңеләйтер. Әлегә тырышып яңалыкны үзләштерәм. Хәзер икеләтә, өчләтә игътибарлы булырга кирәк, —ди хат ташучы.
Гөлнара Вәлиева районның спорт тормышында да кайнап яши. Кул көршәтерү, йөзү буенча районда алдынгы урыннар яулый. „Велодевичник” бәйгесендә өч ел рәттән беренче урыннарга чыкты. Бу аңлашыла да, чөнки Гөлнара Әлфит кызы ел әйләнәсенә диярлек моторлы велосипедта ике авыл халкына гәзит-журналлар ташый. Беренчедән, аякларга җиңел, икенчедән, тиз генә ерак араларны йөреп кайту мөмкинлеге, өченчедән, хәвефсез дип билгели хат ташучы. Уңган ханым төп эшеннән тыш социаль хезмәткәр буларак та көч сала. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, ихаталарында күпләп кош-корт карап, аларны сатуга чыгарып та беркадәр керем алалар.
Хат ташучыларны элек-электән авыл тоткасы, диләр. Яңалык халык белән тыгыз элемтәдә булган хат ташучыларга карата ышанычны тагын да арттырысын.
Рифина ГАЛИЕВА.