Рәхмәт хаты адресы -Иске Балтач авылы

21 Сентябрь, 2018 - 15:53

ТУГАН КӨНГӘ ЗУР БҮЛӘК — РӘХМӘТ ХАТЫ
Иске Балтач авылында гомер итүче Рита һәм Филинат Мортазиннар өч бала тәрбияләп үстерделәр. Күптән түгел кече уллары Денис хезмәт иткән хәрби частьтән Рәхмәт хаты алып шатланды алар. Рита Сабит кызының туган көненә сөенечле хәбәр килү барлык гаилә әгъзалары, туганнары өчен шатлыклы хәбәр булды.
Денис Мортазин Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә белем ала. Мәктәп елларында үзен тырыш, тәртипле укучы итеп таныта. Бию түгәрәгендә шөгыльләнә, концертларда чыгыш ясый. Дзюдо секциясенә йөри, спортта та да уңышларга ирешә.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Денис Нефтекама шәһәрендәге нефть колледжында һөнәр үзләштерә. Биредә дә алдынгы укучылар сафында була, белем учагын кызыл дипломга тәмамлый. Райондашыбыз хәрби хезмәткә алынганчы Чиләбе шәһәренең „Турбопроводстрой” җәмгыятендә хезмәт чирканчыгы ала. Нефть торбаларын сузу эше белән шөгыльләнә.
Узган елның ноябрендә Денис Филинат улын хәрби хезмәткә алалар.Комсомольск на Амуре шәһәрендә тимер юллар хәрби частенең берсендә хезмәт итә. Тирә-юньдәгеләр белән уртак тел тапкан егеткә хезмәт итү җиңел бирелә. Җитәкчеләк тә тыңлаучан солдатны үз итә.
—Улыбыз еш командировакларга була, шунлыктан вакыты да тиз үтә. Безгә даими шалтырата, хезмәт итү авыр дип зарланмый. Күптән түгел Свободный шәһәрендә укуларда булды. Зия елгасы аша күпер төзүдә катнашты. Туган көнемдә улым хезмәт иткән часть командирыннан Рәхмәт хаты алу шулкадәр сөенечле булды, — ди Денисның әнисе Рита Сабит кызы.
Рәхмәт хатында менә нәрсәләр язылган:
„Хөрмәтле Рита Сабит кызы һәм Филинат Хәлимулла улы! Тимер юллар хәрби частендә хезмәт иткән улыгыз Денис үзен бары тик яхшы яктан күрсәтте. Тәртипле, намуслы, үрнәкле, туган иленә тугры ул тәрбияләгәнегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Хәрби часть командиры А. Зорин”, — диелгән анда.
Ата-анага баласыннан яхшы хәбәрләр ишетүдән дә зуррак бәхет юк. Кыз бала, ир бала булсынмы— әти-әни алардан бары тик шатлыклы хәбәрләр көтә. Рита һәм Филинат Мортазиннарга килгән кебек „җылы” хатлар күп килсен. Аларның адресы— Балтач районы булсын.
Рифина ГАЛИЕВА.