Иске Балтачта Хәния Фәрхи истәлегенә чара

21 Сентябрь, 2018 - 15:33

ХӘНИЯГӘ БУЛГАН СӨЮ ОЧРАШТЫРДЫ
Хәния Фәрхи фани дөньяны калдыруына бер ел үтте. Тик тамашачы моңлы былбылның җырларын, үзен һаман сагына әле. "Бәйләнеш" төркемендә бу хакта язып, аның турында язылган мәкаләләр, үзенең элек биргән интервьюлары белән һәрдаим кызыксынып торалар. Сәхнәләрне нурга күмү сәләте булган артистның тормыш юлы белән кызыксыналар. Шуңа да Айгөл Әхмәтгалиева җырчы турындагы язган "Хәния" әдәби әсәре китап укучыларда зур кызыксыну уятты...
Балтачлыларга исә Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән язучы Айгөл Әхмәтгалиева һәм "Кызыл таң" гәзитенең үз хәбәрчесе, язучы Венера Мәҗитова белән "Йөрәкләрдә калдың, Хәния" исемле кичәдә очрашу форсаты тиде. Балтач китапханәчеләре электән үк авторлар белән тыгыз элемтә булдыру ягында. Берсе әйди икән һәммәсе дә ул эшне күтәреп алырга тора. Бу юлы Зилә Сәетова элемтәдә булган журналист Венера Зимфир кызына шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итү белән уңышлы эш күп тә үтми тормышка ашты. Санаулы көннәрдә китапханәчеләр язучыларның Балтач тамашачылары белән очрашуын хәстәрләде. Кичә көне билгеләнгәч, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи иҗатына битараф булмаган һәркем тамашада катнашуны хәстәрләде. Чара алдыннан тамашачылар игътибарына китапханәчеләр тырышлыгы белән хәстәрләнгән Айгөл Әхмәтгалиева, Венера Мәҗитова иҗатына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. Бирегә килгәннәр матбугатта дөнья күргән, китап булып нәшер ителгән басмалар белән танышты. Күңелләренә хуш килгән китапларны сатып алу форсаты да булды. Авторлардан култамга салдырып китап алу,үзе бик зур хазинәгә тиң...
Камилә Халикова режиссёр күзлегеннән сәхнәләштерелгән өзекләр, театральләштерелгән бизәкләр белән кичәне баетты, сценарийны "Хәния" әсәреннән сюжет сызыгына нигезләде. Айзат Фәйрушин видеоөзекләр, фотосурәтләр белән үреп концертны тулыландырды. Халык йөрәгендә моңлы иҗаты белән урын алган җырчыга багышланган кичәне Гөлфия Шәисламова һәм Эльвира Солтанова шигъри юлларга үреп алып бардылар. Җырчының балачагын, үсмер чорын сурәтләгән өзекләрдә Алина Мифтахова, Диана Галимҗанова чыгыш ясады. Хәниянең зур әнисе, дуслары образларын Розалия Хәмәтнурова, Азалия Динисламова, Айгиз Хәйдәршин һәм башкалар оста уйнап, барыбызны да үткәннәргә кайтара алды. Балтач һәвәскәрләре Хания Фәрхи репертуарыннан моңлы җырлар башкарып тамашачыларның ихлас алкышларына лаек булды. Дәртле, фәлсәфи эчтәлекле, моңлы җырларны башкарган Дамир Хәмәтов, Руслан Кабулов, Фигать Галинга, Данис Шакиров залда утыручылар дәррәү алкышлады. "Онытылыр димә" җыр конкурсы җиңүчесе Светлана Галиева башкаруындагы җыр соклану хисе тудырды. Асия Әхмәтшина, Рәзидә Әхмәтова, Алсу, Инзилә Әхмәтсафиевалар, Гүзәлия Әхмәтҗанова, Гөлназ Шәрифуллина, Әлфинә Нуркаева, Рәзилә Борһанова, Лариса Дилмиева, Көнтүгеш авылы моңлы җырчылары триосы Любина Галина, Гөлчибәр Әхмәтгалиева, Асия Мостафина, "Җидегән чишмә"халык эстрада фольклор коллективы солистлары Әлфинә Нуркаева, Гүзәл Әхмәтҗанова, Камилә Халикова башкаруындагы берчә сагышлы, берчә моңлы җырлар тамашачы күңеленә үтеп керде, яшәү, сөю, югалту турында уйланырга этәргеч бирде сыман. Үзе якты дөньяны калдырып китсә дә аның җырлары халык күңелендә. Алар әле дә яшәү көче бирерлек чишмәдәй. Озак еллар үтәр, ә Хәниянең моңлы мирасы күңелләрне юатыр, иҗатчыларга илһам өстәр, авыр хәлдә калганнарга көрчектән чыгарга этәргеч көч булыр. Хәния Фәрхи турында документаль әсәр иҗат иткән язучы сәхнә түрендә урын алды. Айгөл Әхмәтгалиева бу чарада чыгыш ясаган затлы җырчыларның сихри тавышлары белән соклануын сызык өстенә алды. Китабын югары бәһалаган укучыларга рәхмәтен юллап: "Бу тамашаны карап Хәниянең үзен күргәндәй булдым . Бүген Дүртөйле, Тәтешле районнарында һәм биредә китап туе үтте. Моңлы җырчылар ягы икән Балтач. Бу чараны әзерләгән һәркемгә соклануымны җиткерәм. Матур табигатьле төбәк үзе сәләтле булып үсәргә нигез бирәдер. Бу чара яраткан җырчыбызга дога булып ирешсен", дип теләкләрен юллады, тәэссоратлары белән уртаклашты һәм иҗат иткән китапларын бүләк итте. Район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов кунакларга рәхмәт сүзләре җиткереп, ихлас теләкләрен юллады. Очрашу истәлеге итеп Рәфис Шәйхәйдәровның Балтач тарихында тирән эз калдырган шәхес турындагы"Батырша эзләреннән" китабын бүләк итте. Тәтешле районы мәдәният бүлеге начальнигы Әлфия Шәйнурова якташы истәлегенә үз районында үткәрелгән чараларны, Русиянең төрле төбәгеннән килгән җырчылар катнашлыгындагы "Онытылыр димә" вокаль конкурсын телгә алды. Күренекле җырчы истәлегенә чаралар дәвам итәренә, ул шәхес турында янә әдәби әсәрләр язылуына ышаныч белдерде. Хәния Фәрхинең бертуган сеңелесе Фируза Ибәтуллина чараны оештыручы мәдәният бүлеге җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре юллады. Танылган апасы турында кызыклы хатирәләре белән уртаклашты. Өлкән яшьтәге әнисе өчен хафаланып, Казан шәһәренә еш юлга чыгуын, истәлекле китап өчен мәгълүматлар белән уртаклашуын сөйләде. Кулына китапны алгач, гадәтләнелгәнчә, иңтәү апасының телефон номерларын җыюын телгә алды. "Онытылыр димә"конкурсы хөрмәтенә эшләнгән махсус сәгатьне Айгөл Әхмәтгалиевага бүләк итте. Кызы Галия Ибәтуллина йөрәкләргә үтеп керерлек итеп шигырь укып ишеттерде. Тәтешлеләрнең моңлы сәламе булып Гөлфинә Шәйхаттарованың җыры яңгырады. Чарада катнашучылар күмәкләшеп Хәния Фәрхи репертуарыннан "Истә калсын" җырын башкарды. Ихлас күңелдән иҗат ителгән китап, җырлар, очрашулар чынлап та истә калырлык. Уйланырга, тормыш кадерен белергә, сынауларны лаеклы үтәргә өнди сыман.
Рима ВӘЛИЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.