Балтачта узган велоярышта Югары янактайлылар пьедесталның икенче баскычына күтәрелде

13 Сентябрь, 2018 - 15:05

Велоузышта Югары Янактай авыл биләмәсе икенче урынга лаек булды.
"Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексында йөзү буенча инструктор Артур Галимханов үзен үз яшендәге категорияд әберенче урын яулады.Филия Мусина 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге категориядә өченче урынга чыкты. Биләмә башлыгы Рәшит Мусин да дистанцияне егетләрчә җитез үтте. Аның улы да бәйгедә активлык күрсәтте.