Велоузышта Көнтүгеш авыл биләмәсе командасы беренче

13 Сентябрь, 2018 - 14:37

Көнтүгеш авыл биләмәсе командасы велоузышта беренче урынны яулады. Бу аңлашыла да, чөнки команда яхшы спортчы дигән исемнәре белән дан тоткан кешеләрдән тупланган. Биләмә башлыгы Игорь Яниев ничәмә буын спортчыларын тәрбияләгән кеше. Надежда Беляева гер күтәрүдә, чаңгы спортында алдынгылыкны кулыннан ычкындырмый. Башлангыч сыйныфлар укытучысы, Күзәй авылы кызы Эльвира Минлишева барлык чараларда актив. Арсений Акузин, Альбина Янгирова, Финарис Ягафаровлар да җиңүгә үз өлешләрен керттеләр. Бердәмлектә көч дигәнне алар үз үрнәгендә исбатладылар.