Балтачта егетләр дә велоузышка кушылды

13 Сентябрь, 2018 - 11:30

Быелдан велосипедта узышу бәйгесенә көчле зат вәкилләре дә актив кушылды. 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге ир-егетләр арасында алдынгылык — үзәк район больницасы хезмәткәре Фәнүр Нургалиевта. Ул 500 метрны 57 секунд эчендә үтте. Көнтүгеш авыл биләмәсеннән Финарис Ягафаров — икенче, Арсений Акузин өченче урын белән бүләкләнде.