Балтачта өлкән ханымнар да велоспортны үз итә

13 Сентябрь, 2018 - 11:18

Велоузышта илле яшьтән өлкәнрәкләр арасында Ялангач авыл биләмәсе исеменнән чыгыш ясаган Роза Шуматова беренчелекне яулады. Хатын-кызлар арасында ул иң яхшы күрсәткечкә иреште, 500 метрны 1минут та 13 секундта үтте. Көнтүгеш авыл биләмәсеннән Альбина Янгирова— икенче урында, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе исеменнән чыгыш ясаган, Көмьязы башлангыч мәктәп укытучысы Лилия Габитова өченче урынга чыкты.