Җитез ханымнар велосипедта узышуда алдынгы

13 Сентябрь, 2018 - 11:08

Велоузышта 36 яшьтән 50 яшькә кадәр хатын-кызлар арасында Көнтүгеш авыл биләмәсе данын яклаган Надежда Беляева алдынгылыкны кулыннан ычкындырмады. Өч ел рәттән беренче урыннарны яулаган Шәвъяды авылының хат ташучысы Гөлнара Вәлиева быел икенче урынны яулады. Район үзәгенең „Белоснежка” балалар бакчасыннан Зөлфидә Вәлиева өченче урынга чыкты.