Балтачның гүзәл хатын-кызлары велосипедта оста йөри

13 Сентябрь, 2018 - 10:59

Велоузышта хатын-кызлар да, ир атлар да 3 яшь категориясендә көч сынашты. 18 яшьтән 35 яшькә кадәр категориядә Көнтүгеш авыл биләмәсе өчен чыгыш ясаган Эльвира Минлишевага тиңнәр табылмады. Район Хакимияте исеменнән чыгыш ясаган Айгөл Арсланова икенче урынга чыкты. Югары Янактай авыл биләмәсе исеменнән чыгыш ясаган Филия Мусина өченче урынны яулады.