Велоузыш 100дән артык балтачлыны җыйды

13 Сентябрь, 2018 - 10:33



Районның хатын-кызлар советы инициативасы белән оештырылган велосипедта йөрү ярышы быел берникадәр үзгәреш кичерде. Өч ел рәттән үткән бәйгедә гүзәл затлар көч сынашса, быел ир-атлар да бәйгегә кушылды. Йөздән артык райондашыбыз район үзәгенең Сабан туй мәйданында велосипедта йөрүдә үзен сынады.

Велоузышка район үзәгенең төрле оешмаларыннан— 14, авыл биләмәләреннән— 9, шәхси предприятиеләрдән—2, барлыгы 25 команда килде. Атап әйткәндә 59 хатын-кыз һәм 49 ир-ат катнашты. Быелгы бәйгегә көчле зат вәкилләре кушылса да аның асылы шул ук. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган спорт чарасы булып кала ул. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев бәйгедә катнашучыларны сәламләгәндә, сәламәтлек иң зур байлык икәнлегенә басым ясады. Чынлап та сәламәтлегең булмаса алтын таулары өелеп торса да ярдәм итмәгәнен һәркем яхшы белә. Велосипедта йөрү сәламәтлеккә бер адым дигән сүз ул.
Велосипедта йөрүчеләргә 500 метр аралыкны узу бурычы куелды. Кемузардан дистанцияне үтте алар, кайберәүләрне велосипед ватылу да, егылу да туктатмады. Ђиңүгә омтылыш, рухи яктан көчле булулары белән аерылып тордылар. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район советы рәисе, „Балтач таңнары” гәзите редакторы Рөстәм Вәлиев, район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимовлар дистанцияне үтеп, үз үрнәкләрендә спортны яратырга өндәделәр.





highslide_thumb_default"/>