Иске Ямурза авылындагы һәйкәл

11 Сентябрь, 2018 - 15:36

Иске Ямурза авылы халкы өчен Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә һәйкәл ачу быелгы елның истәлекле мизгелләрнең берсе булды. „Реаль эшләр” проекты кысаларында эшләнгән һәйкәл биредә яшәүчеләрне генә түгел, ерак сәфәрләрдән юл гизүчеләрне дә уйга калдыра...
Иске Ямурза авылыннан Бөек Ватан сугышына 50 кеше юллана. Аларның 23е яу яланында мәңгелеккә башларын сала, 27се туган якка кайту бәхетен татый. Җиңү яулау өчен сугыш утында янган, үзен аямаган яугирләрнең исемен, аларның каһарманлыгын яшь буын белергә тиеш. Һәйкәл ачу тантасында катнашкан район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район Хакимяте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, район Хакимияте башлыгының төзелеш, икътисад һәм яшәешне тәэмин итү буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин, Район Советы рәисе Рөстәм Вәлиев, районның ветераннар советы рәисе Гали Сәрвәртдинов, районның юл төзү һәм ремонтлау идарәсе начальнигы Эмиль Гарифуллин, „Правда” җәмгыяте директоры Фидат Фәритов, Сәйтәк авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Фәнәви Сәхипов, авыл халкы, укучылар барысы да бу фикердән читкә тайпылмадылар.
Сәйтәк авыл биләмәсе башлыгы Эльза Фаюршина Бөек Җиңүнең нинди бәя белән безгә бирелгәне хакында сөйләде. Еллар үтсә дә, яугирләрнең батырлыгы онытылмаганлыгын бәян итте. Һәйкәлне төзүдә ярдәм күрсәткән һәр кешегә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Авыл старостасы Вил Шамыкаев, Сибагат Әхмәтҗанов, Юрис Гильманшин, Феликс Шәйхлисламов, Салават Габитовларны аерым билгеләп, аларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Һәйкәлләрнең үлгәннәр өчен түгел, ә исәннәр өчен кирәклегенә тукталды. Авыл халкы исеменнән „Бердәм Русия” сәяси партиясенә рәхмәт сүзләре юллады. Район мәдәният сарае хәзмәткәрләренең һәм Сәйтәк урта мәктәбендә белем алган,Иске Ямурза авылында яшәгән укучыларның чыгышлары да дулкынландыргыч булды.
Сугыш ачысы кайчандыр авылда бер йортыны да аямаган, шунлыктан тынычлыкның кадере һәр кеше өчен иң мөһиме. Шушы һәйкәл узган дәһшәтле еллар авазы булып, зәңгәр күкнең кадерен белергә өнди сыман. Юл чатлыгында урнаштырылган һәйкәлнең тарихы ничәмә кеше язмышына бәйле.